Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

«Киемгә - икенче тормыш» акциясе үткәрелде

Мохтаҗларга ярдәм йөзеннән үткәрелгән акция мәрхәмәт ияләре хәрәкәте төсен алган.

Татарстан Җөмһүрияте мөселманнарының Диния нәзарәте Мөслим мөхтәсибәте, "Ак калфак" Бөтендөнья татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасының Мөслим бүлеге әгъзалары, инициатив төркем, волонтерлар "Киемгә - икенче тормыш" акциясе үткәрде.

Бу эшне башлап йөрүче Илүсә ханым Исламова: "Чарада 258 кеше катнашты. Киң күңелле якташларыбыз тарафыннан 7870 данәдә кием-салым, уенчыклар, йорт җиһазлары китерелде һәм хаҗәте булганнарга таратылды. Районыбызның бар авылларыннан да, шулай ук Сарман, Азнакай, Минзәлә, Ютазы, Бөгелмә районы кешеләре, хәтта Казанда яшәүчеләр дә игелек эшенә актив катнаштылар. Чара вакытлыча уздырыла торган акция генә түгел, ә мәрхәмәт ияләре хәрәкәте төсен алды. Ярдәм сорап та, хезмәттәшлек тәкъдим итеп тә хәбәргә чыгучыларның саны һаман арта бара", - диде.

Киемнәр китерергә теләге булганнар өчен: киләсе игелек атнасы октябрь аена планлаштырыла. Киемнәрнең яхшы халәттә, сөенә - сөенә киярлек булуы шарт.

Рәмилә Сәләмова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев