Баланлы волонтерлары МХОдә катнашучылар өчен ярдәм әзерләде
Алар үз куллары белән үлән чәйләре әзерләп, сохарилар киптерде һәм җибәреләчәк ярдәм посылкаларын туплады
Баланлы авылы мәдәният йортында эшләп килүче «Мәрхәмәтле йөрәк» волонтерлары махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә ярдәм күрсәтү буенча чираттагы изге эшләрен башкарды. Алар үз куллары белән үлән чәйләре әзерләп, сохарилар киптерде һәм җибәреләчәк ярдәм посылкаларын туплады.
«Алар күңел җылысын кушып, хуш исле үлән чәйләре әзерләде, сохарилар киптерде һәм егетләргә юлланачак ярдәмне җыйды. Илһамия апа исә 30дан артык дисбе ясап куйды. Бу кул эшләре аларга рухи терәк һәм күңел җылысы булып барып ирешсен иде», – дип хәбәр итте Баланлы мәдәният йорты директоры Фәния Хафизова.
Авыл халкының һәм волонтерларның уртак тырышлыгы белән әзерләнгән һәр ярдәм – игътибар һәм кайгырту билгесе. Изге эшләргә кушылган һәркем тизрәк тынычлык урнашуын һәм якыннарның исән-имин әйләнеп кайтуын тели.
Фото: Фәния Хафизовадан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев