Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Мөслимлеләр бәйрәм чараларында катнашты

Һәр делегат бәйрәмнән юбилей бүләге белән кайтты.

Казан шәһәренең А.С.Пушкин исемендәге Мәдәният үзәгендә "Татарстан Республикасы Рус милли-мәдәни берләшмәсе" төбәк иҗтимагый оешмасы Идарәсенең 10 еллыгына багышланган киңәйтелгән утырышы булды. Бәйрәм чараларында ТР Рус милли-мәдәни берләшмәсе төбәк-иҗтимагый оешмасының Мөслим бүлеге рәисе Галина Светлякова һәм активистлар катнашты.Татарстан Республикасында милләтара тынычлыкны һәм татулыкны саклау һәм үстерү эшенә керткән шәхси өлеше өчен Галина Светлякова Татарстан халыклары ассамблеясенең Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Бәйрәм көне тантаналы иҗат программасы белән тәмамланды, анда халык һәм фольклор коллективлары катнашты. Һәр делегат бәйрәмнән юбилей бүләге белән кайтты.

Фотолар - Г. Светлякованың шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев