Мөслимдә Рөстәм Шаһиевнең «Ватанымның чиксез киңлекләре» күргәзмәсе ачылды
Күргәзмәне ачу тантанасында район башлыгы Альберт Хуҗин, рәссамның иҗатташ дуслары, мәдәният хезмәткәрләре һәм райондашларыбыз катнашты
Туган якны өйрәнү музеенда рәссам Рөстәм Шаһиевнең “Ватанымның чиксез киңлекләре” исемле шәхси картиналар күргәзмәсе ачылды. Халыклар бердәмлеге елы кысаларында оештырылган чара сәнгать сөючеләрне, төрле халыкларның мәдәнияте белән кызыксынучыларны бер мәйданга җыйды.
Күргәзмәне ачу тантанасында район башлыгы Альберт Хуҗин, рәссамның иҗатташ дуслары, мәдәният хезмәткәрләре һәм райондашларыбыз катнашты. Чыгыш ясаучылар Рөстәм Шаһиевнең иҗатын югары бәяләп, аның хезмәтләрендә төрле милләт вәкилләренең рухи дөньясы, көнкүреше һәм милли үзенчәлекләре зур ихтирам белән сурәтләнүен билгеләп үттеләр.
Рөстәм Шаһиев – Казанда туып-үскән рәссам. Ул 72нче урта мәктәптә, 4нче балалар сәнгать мәктәбендә белем ала, театр училищесында рәссам-гример һөнәрен үзләштерә. Хезмәт юлын рәссам-бизәүче булып башлый. Әмма аның иҗат язмышын бөтенләй башка юнәлешкә борган төбәк Чукотка була.
1982 елда ерак Төньякка киткән рәссам 17 ел гомерен Чукоткада үткәрә. Ваеги авылы мәдәни-агарту йортында эш-ләү белән беррәттән, ул болан көтүчеләр белән тундрада яши, алар белән бергә күчә, хезмәт итә, көнкүрешләрен өйрәнә. Җирле халык аны үз кешесе итеп кабул итә. Күңел дөньясын ясый белгәнгә, Доктор кушаматы да тагып куялар үзенә. Шушы елларда рәссам Төньяк халыкларының мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, йолаларын һәм яшәү рәвешен тирәнтен өйрәнә. Бу тәҗрибә иҗатының төп темасына әверелә.
1983 елда Р. Шаһиев беренче шәхси күргәзмәсен ача. Аннан соң шәһәр, округ, республика һәм Россия күләмендәге күргәзмәләрнең даими катнашучысы була. Туган якны өйрәнү музеендагы экспозициядә рәссамның 1982-2025 елларда иҗат иткән хезмәтләре тәкъдим ителә.
Экспозициянең үзәген портретлар тәшкил итә. Алар – кешеләрнең тышкы охшашлыгын гына түгел, ә холкын, эчке дөньясын, тормыш фәлсәфәсен ачкан сәнгать әсәрләре. Олы яшьтәге шаманның, көтүче-аучыларның уйчан карашы, яшьлеген биюче булып үткәргән, әмма олыгайган көнендә сәламәтлеген җуйган милли киемле хатын-кызның ихлас елмаюы, яшьләрнең өмет белән тулы күзләре – һәр образда рәссамның үз геройларына карата ихтирамы һәм җылы мөнәсәбәте сизелә. Йөзләрдәге һәр сызык, милли киемнәрдәге һәр бизәк озак еллар дәвам иткән күзәтүләрнең һәм кешеләр белән уртаклашкан тормыш тәҗрибәсенең нәтиҗәсе булып кабул ителә.
Елның ун аенда кыш булган Төньяк – автор өчен географик киңлек кенә түгел, ә көчле рухлы кешеләр яшәгән, күңеленә мәңгегә кереп калган як та. Портретлар янында урын алган пейзажларда Чукотканың киң офыклары, тундраның кырыслыгы һәм шул ук вакытта гаҗәеп матурлыгы белән бергә натюрмортларда һәм Татарстан табигатен оста сурәтләгән пейзаж картиналарында Ватаныбызның колач җитмәслек киңлекләре олы ярату, үзгә мәхәббәт белән сурәтләнә.
Россия Рәссамнар берлегенең идарә әгъзасы, Татарстанның халык рәссамы, күргәзмәне оештыруда зур ярдәм күрсәткән Мөдәрис Минһаҗев:
– Рөстәм “җиде төсле” ачык буяулар белән эшли. Рух ныклыгы, сәнгатьпәрвәрлек, яктылык аның картиналарында мөлдерәп тора, – ди.
Төньякта яшәүче халыклар рәссамны үзләренең эчкерсезлеге, гадилеге, кунакчыллыгы белән әсир иткән.
– Экстремаль шартларда меңнәрчә еллар яшәгән эскимослар, чукча, юкагир, эвеннар шушы сыйфатлары аркасында исән калганнар да. Кыргый табигать шартларында исән калырга, киекләргә каршы торырга, 50 градуслы суыкта тундрада төн кунып гомерне саклап калырга – гомумән, табигать белән гармониядә яшәргә өйрәткән өчен мин аларга бик рәхмәтле, – ди Рөстәм ага, яшьлеген искә төшереп.
Шунлыктан аның иң яраткан жанры портреттыр да, мөгаен.
– Сурәт аша кешенең эчке дөньясын, характерын күрсәтергә яратам. Йөз чалымнарыннан, кулларыннан кеше турында бик күп мәгълүмат алырга була. Аларны якыннан белгәч, портретлар берсе артыннан икенче туып кына торды. Чукоткадан “материк”ка (Төньяк халыклары үзләренең җиренә карамаган бөтен територияне шулай атый) кайтканда, самолетка сыйдырып булмау сәбәпле, бөтен экспозицияне дирлек Анадырьда калдырырга туры килде, – ди ул. Шуңа күрә кайбер портретларны күңелдән торгызып, кире ясарга туры килгән аңа.
Мөслим – Рөстәм Шаһиев күргәзмә белән килгән Татарстан районнарының иң ерагы.
– Шундый күчмә күргәзмәләр оештыру аркасында мин Татарстанның чиксез киңлекләренә, кешеләрнең күңел матурлыгына, мәдәниятенә тагын да ныграк гашыйк булам һәм татар булуым белән горурланам, – диде ул, хисләре белән уртаклашып.
Очрашуның иң кызыклы өлеше рәссам белән аралашу булды. Рөстәм Шаһиев иҗат юлы, Чукоткада үткәргән еллары, картиналарының язылу тарихы турында шулкадәр мавыктыргыч итеп сөйләде, Мөслим тамашачысы рәссамга сорауларны берсе артыннан берсен яудырып кына торды. Бу җылы әңгәмә картиналарга яңача карарга мөмкинлек бирде.
“Ватанымның чиксез киңлекләре” күргәзмәсе – рәссам иҗаты белән танышу гына түгел, ә илебездә яшәүче аз санлы халыкларның тормышын, мәдәниятен һәм рухи дөньясын сәнгать аша танып белү мөмкинлеге дә. Рөстәм Шаһиев әсәрләре төрле милләт вәкилләрен берләштерә, бер-беребезнең мәдәниятенә хөрмәт белән карарга өнди һәм күңелләрдә әйтеп бетереп булмый торган җылы тәэсир калдыра. Әлеге күргәзмәне, һичшиксез, үз күзләрең белән барып күрергә кирәк.
Гөлназ Җәлилова фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев