Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Мөслим халык театры Оренбургта

«Зәңгәр шәл» спектакле оренбурглыларга ошар дип ышанабыз.

Бүген Мөслим халык театры Оренбург каласына юл тотты. Райондашларыбыз Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбург татар дәүләт драма театры сәхнәсендә бөтен татар дөньясының йөзек кашы булган классик музыкаль драма буенча эшләнгән "Зәңгәр шәл" спектаклен күрсәтә.

Кәрим Тинчурин белән Салих Сәйдәшевнең иҗади хезмәттәшлеге нигезендә туган һәм бер гасырга якын татар сәхнәсеннән төшмәгән әлеге спектакльне режиссер Синара Яббарова куйды.

Район мәдәният йорты хезмәткәрләре, сәнгать мәктәбе укытучылары, китапханәчеләр һәм үзешчәннәр көче белән куелган 2,5 сәгатьлек тамаша оренбурглыларга да ошар дип ышанабыз.

Фото - мәдәният йорты архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев