Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Мөслим халык театры Гран-при яулады

26 декабрь көнне Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында ХХII «Идел-йорт» төбәкара конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы үтте. Татарстаннан Республикасыннан Гран-прига быел - Мөслим халык театры, Россия төбәкләреннән Чиләбе халык театры лаек булды.

К.Тинчуринның легендар "Зәңгәр шәл" спектаклен сәхнәгә З.Басыйрова исемендәге район мәдәният йорты режиссеры Синара Җәббарова, тавыш режиссеры Илшат Галиев, хореограф Индира Тимкина куйды. Спектакльдә рольләрне районыбыз үзешчәннәре һәм мәдәният хезмәткәрләре башкарды.

«Бу җиңү безнең өчен зур горурлык. Мөслим районы гореф-гадәтләрне саклый торган районнарның берсе. Театр, чыннан да, татарларны берләштерә. Мөслим халык театры төрле җирләрдә гострольләрдә булды. Бу бик зур бәя. Традицияләрне алга таба да үстерербез дип сүз бирәм», - диде район башлыгы Альберт Хуҗин үзенең театр сәхнәсеннән ясаган чыгышында.

Салават Камалетдинов фотолары.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/kamal-teatrynda-xxii-idel-iort-tobakara-konkursy-inucelaren-bulaklardelar-5864865

Фотогалерея: https://tatar-inform.tatar/photo/moslim-xalyk-teatrynynzangar-sal-spektaklennan-fotoreportaz-5852817

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев