Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Йортыбыз – Татарстан

“Йортыбыз – Татарстан” фестивале республикабызда яшәүче халыкларның рухи бай- лыгын һәм бердәмлеген ныгыту, республиканың күпмилләтле мәдәниятен саклау, үстерү һәм популярлаштыру максаты белән уздырыла. Фестивальдә катнашучыларның чыгышлары муниципаль, зона этапларында сайлап алына, иң яхшы номерлар Халыклар бердәмлеге көнендә Казанда үтәчәк йомгаклау концертында күрсәтелә.

Быел зона турлары Буа, Арча, Нурлат, Казан, Менделеевск, Лениногорск шәһәрләрендә һәм 10 октябрьдә Мөслимдә узды. Мөслимлеләр белән бергә Минзәлә, Азнакай, Сарман, Актаныш районнарыннан килгән артистлар да “Вокал”, “Хореография”, “Инструменталь музыка” номинацияләрендә көч сынашты. Төрле милләт вәкилләреннән торган иҗат коллективлары һәм аерым башкаручылар жюри хөкеменә җитмешкә якын чыгыш тәкъдим итте. Чарада барысы биш йөзгә якын кеше катнашты.
Сәнгать бәйрәмен район башлыгы Альберт Хуҗин ачты. Ул фестивальдә катнашучыларга уңышлар теләде, милләтара мөнәсәбәтләрне көйләүдә мәдәни багланышларның мөһим булуын, моның өчен һәр кешенең үзеннән өлеш кертергә тиеш булуын ассызыклады.
Һәр коллектив үзенчәлекле, милли колоритны чагылдыручы чыгыш әзерләгән. Гармунчылар ансамбле, вокаль һәм инструменталь ансамбльләр, дуэтлар, фольклор коллективлар авылларның мәдәни тормышын җанландырып яши.
Ансамбльләргә җыр-моңга һәвәс, эчке дөньясы бай кешеләр тупланган. Халык иҗатын сәхнәгә алып менүче коллективлар, аерым башкаручылар арасында яшьләрнең һәм балаларның күп булуы сөендерә.
Кунак кабул итүче хуҗа булгангамы, Мөслимнән чыгыш ясаучылар күп иде. “Мөслим йолдызчыклары”, “Тукай бизәкләре”, “Мизгел”, “АссА”, “Түбәтәй”, “Ык буйлары” бию коллективлары, “Мөслим тугайлары”, “Полер кас”, “Усыкай буйлары”, “Рябинушка” фольклор ансамбльләре, “Черемушки” вокаль ансамбле, “Дуслык” кашыкчылар ансамбле, “Тургай” курайчылар ансамбле, мари, рус, татар, итальян телләрендә җырлаучы үзешчәннәрнең чыгышын тамашачы алкышларга күмде.

– Җирлегебездә яшәүче төрле милләт вәкилләренең милли гореф-гадәтләрне, йолаларны, мәдәниятне үстерүгә ихтыяҗларын канәгатьләндерергә ярдәм итәбез. Районыбызда матур инициативалар бергәләп тормышка ашырыла. Рус җәмгыяте бик матур эшли, ма- рилар, керәшеннәр, әрмәннәр дә алардан калышмый. “Йортыбыз – Татарстан” фестивале – халыклар дуслыгына, төрле милләтләрнең мәдәни байлыкларын үстерүгә ярдәм итүче әһәмиятле чара, – ди ТР халыклары ассамблеясенең Мөслим р айонындагы вәкиллеге җитәкчесе, иҗтимагый совет рәисе Рушат Солтанов.
Зона турында чыгыш ясаган һәр коллективка һәм үзешчән артистка катнашучы дипломы тапшырылды. Гала-концертта катнашу өчен иң яхшы чыгышларны жюри сайлап алачак.

Айзилә Мөхәммәтҗанова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев