Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Һөнәргә тугрылык бәйрәме

Районның мәгариф хезмәткәрләре Халыкара укытучылар көнен билгеләп үтте.

Ел саен профсоюз оешмалары белән берлектә үткәрелүче Укытучылар көнен “Һөнәргә тугрылык бәйрәме” дияргә була.
Биредә ел дәвамында уңышларга ирешкән, хезмәт юлының күп өлешен мөгаллимлек эшенә багышлаган фидакарьләр хөрмәтләнә.
Чын мәгънәсендә һөнәренә тугры мөгаллимнәр бәйрәме ул.
Мәгариф хезмәткәрләрен район башлыгы Альберт Хуҗин котлады. Матур эш нәтиҗәләре белән районыбыз данын республикада гына түгел, илкүләм танытуда мөгаллимнәрнең роле зур булуын билгеләп үтте. Бертөркем педагогларга район башлыгының, Татарстан Респу- бликасы профсоюз комитетының, район мәгариф идарәсенең Мактау грамоталары тапшырылды. Баланлы мәктәбе укытучысы Сүрия Әхмәтова “РФ гомуми белем бирү мәктәпләренең мактаулы хезмәткәре” күкрәк билгесе белән бүләкләнде.
Мөслим лицее 2021 елда Россиянең иң яхшы мәктәпләре исемлегенә керде. Лицей директорының урынбасарлары Алсу Латыйпова, Гүзәл Хәсәнова исемнәре Россиянең иң яхшы 100 директор урынбасары арасында урын алды.
Һөнәри бәйгеләр – мөгаллимнәр өчен профессональ осталыкны чарлау, уңай тәҗрибәне педагогик бергәлектә тарату, үсү мөмкинлеге бирүче чара. Ел саен укытучы, тәрбияче, сыйныф җитәкчесе, педагог-оештыручы, педагог-психолог, өстәмә белем бирү мөгаллимнәре арасында иң-иңнәр ачыклана. Аларның урыны да сәхнә түрендә булды. Профсоюз комитеты ел саен һөнәр бәйгеләрендә җиңүче педагогик хезмәткәрләргә бүләк ясый. Быел “Ел тәрбиячесе” бәйгесендә җиңү яулаган “Күбәләк” балалар бакчасы тәрбиячесе Венера Хәлиуллина, “Миләшкәй” балалар бакчасыннан Эльза Галиева “Федор Панферов” теплоходында Идел елгасы буйлап круизда булып кайтты.
БДИ нәтиҗәләре – мөгаллимнәрнең эш сыйфатын билгеләүче тагын бер күрсәткеч. 80 һәм аннан да югарырак баллар укучылар белән озак еллар системалы эшләү, төпле белем бирү, шул ук вакытта әти-әниләр белән дә эш алып бару нәтиҗәсендә туплана. Быел 19
мөгаллимнең укучылары БДИда югары баллар җыйды. Мөслим гимназиясенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Алена Фазлыева шундый тугыз укучы әзерләгән. Шушы ук мәктәпнең биология укытучысы Ләйсән Бариева һәм химия укытучы Венера Семенованың укучылары Шамил Баянов Мөслим тарихында беренче тапкыр ике фәннән дә имтиханнарын 100 баллга тапшыруы белән сокландырды. Төбәкара һәм республика олимпиадаларында дүрт җиңүче һәм призер әзерләгән мөгаллимнәр – районыбыз горурлыгы. Ләйсән Бариеваның укучылары регион этабында җиңүче һәм призер булса, лицейның татар теле һәм әдәбияты укытучылары Чулпан Ситдыйкова һәм Алсу Латыйпованың халыкара олимпиада призерлары әзерләү тәҗрибәсе зур. Физик яктан сәламәт укытучы уку- чыларын да үз үрнәгендә тәрбияли! Роза Исламова, Владимир Леснов, Айнур Фәрхетдинов, Фирдәүс Фәрхетдинов ГТОның алтын билгесен алдылар.

30, 35 һәм 40 ел гомерен педагогик хезмәткә багышлаган егерме мөгаллим сәхнәгә күтәрелгәндә, зал алкышлардан тынып тормады. Уйлап карасаң, һәрберсе йөрәгендә күпме бала тарихын йөртә, күпме язмышның шаһиты булган алар!

– Мөгаллимлек – зур тырышлык һәм сабырлык сорый торган һөнәр. Без – шәфкатьлелек орлыкларын укучылар, сабыйлар күңеленә салучылар. Мин ышанам: без укыткан укучылар ирешкән уңышларыбызның лаеклы дәвамчылары булырлар, – ди мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы советы рәисе Нурания Шәймәрданова.
Бәйрәм тантанасын Мөслим гимназиясе укучылары һәм райондагы бию төркемнәренә йөрүче балалар чыгышы башласа, Актаныш районының“Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамбленең җырлы-биюле тамашасы чараны милли рухка төрде, күңелле ял сәгатьләре бүләк итте.

Гөлназ Җәлилова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев