Гала-концертта катнашачак
Мәдәният

Гала-концертта катнашачак

Г. Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбенең 9 нчы г сыйныфы укучысы Илвир Габдрахманов Рәшит Ваһапов исемендәге III «Яңа татар җыры» фестиваленең финал сайлап алу турында катнашты һәм 18 мартта «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында узачак гала-концертка чакыру алды.

Сайлап алу туры 18 декабрь көнне Халыклар дуслыгы йортында үтте. Илвир бәйгедә автор-башкаручы буларак катнашты. 

Оештыручылар сүзләренә караганда, быел бәйгегә 95 автордан 200 җыр килгән, төрле яшьтәге башкаручылар катнашкан. Араларында иң яше - 15 яшьлек безнең Илвир.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев