Фестиваль-конкурста җиңгән
Мәдәният

Фестиваль-конкурста җиңгән

Әлеге конкурста Мөслим балалар сәнгать мәктәбеннән Юныс Шәехов катнашты.

Казан шәһәренең М.Мозаффаров исемендәге балалар сәнгать мәктәбендә мөмкинлекләре чикле балалар өчен "СЛУШАЯ СЕРДЦЕМ" VI ачык республика фестиваль-конкурсы узды. Бу конкурска Татарстанның күп кенә районнарыннан һәм шәһәрләреннән укучылар җыелган иде.

Әлеге конкурста Мөслим балалар сәнгать мәктәбеннән Юныс Шәехов катнашты. Юныс вокал номинациясендә (укытучысы - Мөршидә Әхмәтҗанова) 2 нче дәрәҗә лауреат дипломы һәм кыйммәтле бүләк белән бүләкләнде. Мөршидә Әхмәтҗанова "Педагогик осталык өчен" махсус дипломы белән бүләкләнде.

Фото - Мөслим сәнгать мәктәбе архивыннан

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев