Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кызыклы мәгълүмат

Ноябрь аена халык сынамышлары

(Ахыры. Башы 2 ноябрь санында).

17 ноябрь көнне җиңелчә суык икән, кыш суык булмас.

18 ноябрьдә кар яуса, суык кыш, көзге культураларның мул уңышына ишарә.

19 ноябрь көнне кар очса, кыш карлы килер. Әгәр бу көнне өф иткән җил дә юк икән, тиздән чын суыклар килеп җитәр.

20 ноябрь көнне ала кар- галар төркемләп очса яки тавышланса, иртәгә кар явар. Бу көнне боз катса, димәк, башка җылытмый.

21 ноябрь көнне җепшек кар яуса, яз айлары яңгырлы булыр.

22 ноябрь иртәсендә агачларны бәс сарган икән, солы уңар. Яңгыр яуса, бодай мул булыр.

23 ноябрь томан җиргә кадәр төшеп, чыпчыклар чыркылдашса, җепшек кар явар.
24 ноябрь көнне суык, аяз булса, ике-өч көндә һава торышы бозылыр.

25 ноябрьдә иртән вак яңгыр сибәләсә, кичкә суытыр.

26 ноябрьдә чәүкәләр чыркылдашса – җепшек көнгә.

27 ноябрь көн болытлы яки явым-төшем булса, җәйнең беренче көннәре матур килмәс.

28 ноябрь көнне яткан кар язга кадәр эреми.

29 ноябрь көнне юеш кар – буранга.

30 ноябрь көне кояшлы икән, кыш кояш белән әллә ни сөендермәс, көн суык булса, суык өлешсез калдырмас.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев