Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кызыклы мәгълүмат

Керпе турында

Керпе катнаш урманнардагы якты урыннарда яшәргә ярата. Аның авырлыгы – 1 кг, буе 30 см җитәргә мөмкин. Аркасы кыска каты энәләр белән капланган.

Керпедә 16 меңгә якын энә бар. Һәрберсенең озынлыгы 2-4 см, юанлыгы 1 мм.
Керпе – бик кызыклы хайван. Аны ялан кул белән тоту мөмкин түгел, чөнки ул шунда ук чәнечкеле йомгакка әйләнә. Ә үзе кулга тиз ияләшә. Сөт ярата. Шулай ук җиләк, үлән, бака ашый, еланнарга да ташлана.
Керпе начар күрә, аның төп ярдәмчесе – борыннары. Керпе кышны тирән йокыда уздыра, азык запасы әзерләми. Кышкы йокыдан апрель ахыры, май башларында уяна. Майда 3-5 баласы туа. 
Керпе баласы чукрак, сукыр, ялангач һәм энәсез булып туа. Туып берничә сәгать үтүгә, тәненә йомшак энәләр үсә башлый. Бераздан ул энәләр ныгый, катылана.
Соңгы елларда Татарстанда колаклы керпеләр очрый башлаган. Керпе Татарстанның Кызыл китабына кертелгән.
Керпеләр төрле авазлар чыгара. Хәтта төчкергән авазлар ишетергә мөмкин.
Табигатьтә керпеләр күп дигәндә 5 ел яши, ә зоопарк яки хуҗалыкта – 10 ел. Керпеләрнең барлыгы 17 төре билгеле.
Керпеләр бер-берсе белән сызгырып аралаша. Керпе тәүлегенә 2 чакрымга якын араны уза.

Фото https://ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев