Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кызыклы мәгълүмат

Иртә картаймас өчен ни эшләргә?

Начар кәеф иммунитетны какшата, авырулар китереп чыгара.

Суны бер тапкырдан артык кайнатмагыз. Аның файдалы матдәләре бетә. Бөтенләй кайнатмыйча чиста су эчү күпкә файдалы.

Үзеңә дә “кайнарга” кирәкми. Начар кәеф иммунитетны какшата, авырулар китереп чыгара. Позитив белән яшәгез.

Үзегезгә дә, кешеләргә дә проблемалар тудырмагыз. Алар килеп туа икән, тизрәк хәл итегез. Үпкәләр-ярсулар организмның картаюын да тизләтә. Ачулы кешеләр озак яшәми.

Чикләвек ашагыз – гомерне озайта. Иң яхшысы – көн саен. Иң файдалысы – әстерхан чикләвеге. Ләкин көненә 100 граммнан артык ашасагыз, зарарлы була. Көнбагыш төше белән дә чикләнә аласыз. Ләкин аның тешләргә зарарлы икәнен онытмагыз, шуңа кабыгын куллар белән чистартыгыз.

Көн саен сабын белән юыну файдалы түгел. Шулай итеп без үзебезне саклаучы май катламын юып төшерәбез. Сабынны атнасына бер-ике тапкыр гына кулланыгыз. Башка көннәрдә су белән генә коеныгыз. Душ өчен гель тагын да яхшырак.

Ә сез картаюны кичектерүнең нинди юлларын беләсез?

Фото - ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев