Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кызыклы мәгълүмат

Чәй һәм кофе тәмле булсын дисәң...

Әле генә ясаган чәйне яки кофены озак тотмагыз, аның төсе бозыла һәм тәме китә.

– Чәй, кофе һәм какао өчен суны артык кайнатыр­га ярамый. Чәй яки кофены чәйнектә тиз генә күпертеп алалар яисә өстенә кайнар су агызалар да, бераз томалап тоталар. Шулай эшләгәндә эчемлек хуш исле һәм тәмле була.

– Чәй, кофе һәм ка­као пешерү өчен кайнама­ган су алырга кирәк. Кайна­ган суны яңадан кайнатып пешергәндә аларның хуш исе, тәме бетә.

– Тәмле һәм хуш исле бул­сын өчен 2-3 төрле чәйне бергә салып пешерәләр.

– Әле генә ясаган чәйне яки кофены озак тотмагыз, аның төсе бозыла һәм тәме китә.

– Кофе тәмлерәк булсын өчен, пешергән вакытта аңа бераз аш тозы салырга кирәк.

– Чәйне сөтләп эчкәндә башта чынаякка – чәй, аннары сөт, шуннан соң гына кайнаган су агызалар.

– Лимонны чәйгә кабы­гын әрчеп, чәй ясалып беткәч кенә салырга кирәк. Шулай эшләгәндә чәйнең төсе сакла­нып кала.

– Какао порошогын башта – шикәр комы, аннары җылы су салып, төерчекләре кал­маслык итеп әйбәтләп изәргә, шуннан соң гына, кайнаган сөткә салып, кайнатып алыр­га кирәк.

– Бөртекле кофены тар­тыр алдыннан коры табада киптерсәң, ул хуш исле һәм тәмлерәк була.

– Шикәрне дымлы урын­га һәм башка азыклар белән бергә куймагыз. Ул үзенә дым­ны һәм ят исләрне тиз сеңдерә.

– Бал куерып шикәрләнеп китсә, аны аз гына җылытып алырга кирәк. Балны караңгы коры урында саклыйлар.

Фото - "Мөслим-информ" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама