Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кызыклы мәгълүмат

Безне җылы җәй көтә: яз һәм җәйгә фаразлар

Татарстанга быел климатик яз гадәттәгедән иртәрәк килде. Россия Гидрометеорология үзәге фаразлары буенча, быел җылы сентябрь хисабына төбәктә вегетация чоры дәвамлылыгы артачак.

Климатның глобаль җылынуы Татарстанда үсемлекчелек тармагына ничек тәэсир итәчәк?

КФУ профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев хәбәр иткәнчә, алдагы вегетация чорында Россиянең Европа өлешендә уртача айлык температура һәм явым-төшем күләме нормага якын булачак. Татарстанда язның икенче яртысында һәм сентябрьдән кала җәй буе шундый һава торышы хакимлек итәр, дип көтелә. Көзнең беренче аенда уртача айлык температура, алдан фаразланганча, нормадан югарырак булачак.

Климатик яз гадәттәгедән иртәрәк килү сәбәпле, Казан халкы март аенда ук аномаль җылыны тойды.

«Быел безгә ноль билгеле температура март белән апрель тоташкан вакытта түгел, ә 10 көн иртәрәк килде. Безнең республикада вегетация чоры уртача тәүлеклек температура 5 градустан узганда башлана, ә уртача тәүлеклек температура 10 градустан узганда аның актив фазасы башлана», – дип сөйләде КФУ профессоры

Март җылы, кояшлы һәм яңгырларга юмарт булып чыкты. Бу – Атлантиканың актив йогынтысы белән аңлатыла. Хәзер Татарстанга даими рәвештә җылы циклоннар килә, нәтиҗәдә, уртача тәүлеклек температура аномалиясе күзәтелә, ул климат нормасыннан 6-8 градуска югарырак.

Бөтендөнья метеорология көне алдыннан Россия Гидрометеорология үзәге вегетация чорына һава торышы фаразын бастырып чыгарды. Аннан күренгәнчә, алдагы җәйдә Татарстанда һәм Казанда һаваның айлык уртача температурасы климат нормасына якын булачак. Явым-төшем күпьеллык уртача дәрәҗәдә фаразлана.

Июнь аенда Татарстанда айлык уртача һава температурасы 17,8 градус, ә явым-төшем күләме 60 мм тәшкил итәчәк. Июльдә безнең төбәктә айлык уртача температура 19,9 градус дәрәҗәсендә көтелә, ә уртача явым-төшем 56 мм тәшкил итәчәк. Август аенда айлык уртача температура норма буенча 17,7 градус, ә явым-төшем күләме 54 мм булырга тиеш. Җәйгә һава торышы фаразларын җиткергәндә, Юрий Переведенцев быел «барысы да климат буенча бара» дип билгеләп үтте.

«Гомумән алганда, фараз начар түгел, безнең территорияләрдә күпьеллык температура режимы сакланачак», – дип өстәде КФУ спикеры.

Гөлназ Җәлилова фотосы

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/news/bezne-yly-ai-kota-yaz-ham-aiga-farazlar-5858369

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев