Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кызыклы мәгълүмат

Җәй нинди булыр?

Соңгы елларда җәйге чорда аномаль эсселек күзәтелде. Кемгәдер бу ошый, шул ук вакытта эсселекне авыр кичерүчеләр дә бар. “Җәй нинди булыр?” дигән сорауга җавапны метеостанция хезмәткәрләре һәм халык синоптиклары белән бергәләп эзләдек. 1-4 гыйнварда җирлегебездә җылы, карлы һава торышы күзәтелде. 6 гыйнвардан температура кискен төшә башлады һәм аномаль салкын һава торышы урнашты.

– Каты салкыннар күзәтелгән көннәрдә уртача тәүлеклек температура күрсәткечләре нормадан 9-20 градуска түбәнрәк булды. Бу көннәрдә минималь температура -30 – -41 градуска кадәр төште. Гыйнварның икенче декадасында һава температурасы нормадан 6 градуска түбәнрәк булды. Гыйнварда мондый салкын һава торышы соңгы 35 елда 2008 һәм 2010 елларда күзәтелгән, – ди район метеостанция җитәкчесе Илнара Хәмидуллина.
Метеостанция хезмәткәрләре хәбәр итүенчә, бүгенге көнгә кар катламының уртача биеклеге 20-25 сантиметр тәшкил итә. Туң катламының тирәнлеге – 40-45 сантиметр. Белгечләр үсемлек культураларына кышлау өчен быелгы һава шартларын уңайлы дип бәяли. Басу-кырларның карын җил себереп “шәрәләнгән” кайбер урыннарында гына зәгыйфь үсемлекләр өчен тискәре шартлар булырга мөмкин. 
– Күзәтү участокларында, уҗым культураларының куаклану төенендә температура 6-8 градус күрсәтә. Бу үсемлекләр өчен куркыныч түгел. Авыл хуҗалыгы культуралары уңышы мулдан булыр, дип өметләнергә нигез бар, – ди Илнара Хәмидуллина.
Кайбер синоптиклар фаразлаганча, быел җәй, әкренләп түгел, ә кинәт киләчәк. Глобаль җылыну билгеләре һәм климат үзгәрүе һәркемгә билгеле. 
– Озак еллар алып барган күзәтүләремнән чыгып әйтә алам: быел майдан ук җылы киемнәрне җәйгегә алыштырырга туры киләчәк, – ди Әмәкәй авылында гомер итүче халык синоптигы Фирдәвес Гомәров. 
Синоптикларның җәйге һава торышы турында фаразлары бераз аерыла. Кайберәүләр җәй эссе булмаячак дип гоманлый, хәтта яңгырлы да булмагае, дип тә өстәп куя. 
– Гомумән алганда, безнең җирлектә җәй җылы булачак, ләкин җылы көннәр озак дәвам итәр, дип уйламыйм. Уртача айлык температура климат нормасыннан бераз артыр, дигән шигем бар. Август ахырында салкын, җилле көннәр һәм еш ява торган яңгырлар күзәтелергә мөмкин. Ләкин августта, һава торышы еш үзгәреп, салкыннар җылы көннәр белән алмашырга мөмкин, – ди Үрәзмәт авылында яшәүче халык синоптигы Хәсән Вәлиев.
Синоптиклар сентябрь уртасына кадәр кояшлы, җылы һава торышы сакланачак, дигән мәгълүмат та җиткерде.
– Җәйгә фаразлар ясарга иртәрәк, әлбәттә. Әле кышның башланмаган тагын бер ае бар. Салкыннары да, кар-бураннары да алда. Ләкин, 2010 елның аномаль салкын кышыннан соң бик эссе һәм коры җәй килүен исәпкә алсак, быелгы җәйнең икенче яртысы эссе булыр, дип фаразларга мөмкин, – ди Илнара Хәмидуллина.

Лилия Шәймиева
Фото - "Мөслим-информ" архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев