Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Законга буйсынмасаң...

Район прокуратурасы 43 яшьлек мөслимлегә карата җинаять эше буенча гаепләү актын хуплап чыкты.

Әлеге зат РФ Җинаятьләр кодексының 264.1 маддәсенең 1 бүлегендә каралган җинаять кылуда гаепләнә, ягъни ул административ җаваплылыкка тартылган булуга карамастан, алкоголь исереклеге хәлендә механик транспорт чарасы белән идарә иткән.

– Тикшерү версиясе буенча 2022нче елның 30 сентябрендә 11 сәгать 58 минутлар тирәсендә ул, транспорт йөртү таныклыгы булмаган көе МТЗ82Л тракторына утырып, ишегалдыннан чыгып китә. Рус Шуган авылының Пролетарская урамында аны ЮХИДИ хезмәткәрләре туктата, – ди район прокуроры урынбасары Линар Әскаров.

Гаепләнүчене алкоголь исереклеген тикшерү барышында ачыкланганча, ул сулап чыгарган һавада абсолют этил спирты 1,183 мг/л тәшкил иткән.

Гаепләнүче үз гаебен тулысынча таныды һәм тәүбә итте. Хәзерге вакытта җинаять эше район судында карап тикшерелә, дип хәбәр итәләр район прокуратурасыннан.

Изображение от ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев