Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Хаталанган

Чит кеше өенә рәхсәтсез кергән өчен 52 яшьлек райондашыбыз суд алдына басачак.

Район прокуратурасы 52 яшьлек райондашыбызга карата җинаять эше буенча гаепләү актын хуплады. Ул РФ Җинаятьләр кодексының 139 маддәсендә каралган җинаятьне кылуда гаепләнә, ягъни ул йорт хуҗасы рөхсәтеннән башка аның өенә кергән.

– 2022нче елның 20 сентябрендә төнге унбер сәгать тирәсендә исерек хәлдә булган гаепләнүче зыян күрүченең өенә килә һәм рөхсәтсез аның өенә керә. Бу хәл Тойгелде авылында була, – ди район прокуроры ярдәмчесе Илвир Бәхтиев.
Гаепләнүче үз гаебен тулысынча таныды һәм тәүбә итте. Суд дәүләт гаепләүчесенең фикерен исәпкә алды һәм гаепләнүчегә 160 сәгать мәҗбүри эш рәвешендә җәза билгеләде, дип хәбәр итәләр район прокуратурасыннан.

Лилия Шәймиева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев