Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Власть вәкиленә кул күтәргән

Автомобиль белән кабаттан исерек хәлдә идарә иткән һәм власть вәкиленә карата көч кулланган 35 яшьлек ир-ат хөкемгә тартыла.


Район прокуратурасы 35 яшьлек мөслимлегә карата җинаять эше буенча гаепләү актын раслап чыкты. Ул Россия Федерациясе Җинаятьләр кодексының 264.1 маддә 1 бүлеге һәм 318 маддә 1 бүлегендә каралган җинаять кылуда гаепләнә (административ җәзага тартылган затның исерек хәлдә автомобиль белән идарә итүе һәм вазыфаи бурычларын үтәүче власть вәкиленә карата көч куллану).

– Тикшерү версиясе буенча 2022нче елның 3 августында иртәнге сәгать икедә әлеге зат (транспорт белән исерек хәлдә идарә иткән өчен машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән көе) ВАЗ-21144 маркалы автомобилендә Нарат Асты авылыннан Мөслимгә таба чыгып китә, – ди район прокуроры урынбасары Линар Әскаров. – Кооператив урамындагы 65 санлы йорт янында аны ЮХИДИ хезмәткәрләре туктата һәм шуның белән законга каршы килүче гамәлләрне тыя. Әлеге ир-ат исерек булу-булмауга медицина тикшерүе үтүдән баш тарта.
Моннан тыш шул ук көнне 2 сәгать 30 минут тирәсендә исрек хәлдәге бу гаепләнүче шул ук йорт янында полиция хезмәткәренә карата көч куллана.
Тикшерү барышында ир-ат гаебен тулысынча таныды һәм тәүбә итте. Хәзер җинаять эше район суды тарафыннан тикшерелә.

Фото - "Татар-информ" архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев