Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Үтерү белән янаган

21 яшьлек егет суд каршына басты.

Мөслим районы прокуратурасы районның 21 яшьлек гражданинына карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Суд аны РФ Җинаятьләр кодексының 119 маддәсе 1 бүлегендә каралган җинаять кылуда гаепле дип таныды.

Суд тарафыннан ачыкланганча, 2023нче елның 21 гыйнварында, 23 сәгать 55 минут тирәсендә гаепләнүче, исерек килеш, эшчеләр өчен тулай торакның йокы бүлмәсендә, кулына кухня пычагын ала. Пычакны зыян күрүченең күкрәгенә терәп, үтерү белән яный.
Гаепләнүченең үзен агрессив тотуын исәпкә алып, зыян күрүче янаучының сүзләрен чынга ала.

Гаепләнүче тулысынча гаебен таныды. Суд аңа 100 сәгатьлек мәҗбүри эш җәзасы билгеләде. Суд карары законлы көченә кермәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев