Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Телефонга кызыккан

Милек урлауда гаепләнүче 23 яшьлек ир-ат суд каршына басты.

Мөслим районы прокуратурасы 23 яшьлек мөслимлегә карата җинаять эше буенча гаепләү актын раслады. Ул РФ Җинаятьләр кодексының 158 матдәсе 2 пунктында каралган җинаять кылуда гаепләнә (зыян салып, кеше милкен урлау).

Тикшерү версиясе буенча, эш фигуранты спиртлы эчемлек кулланган хәлдә Мөслим авылында яшәүче танышының 5100 сумлык кәрәзле телефонын урлый.

– Тикшерү барышында гаепләнүче гаебен тулысынча таныды, кылганнарына үкенүен белдерде һәм зыянны тулысынча каплады, – дип хәбәр итә район прокуроры урынбасары Линар Әскаров. 

Фото – Татар-информ архивыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев