Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Телефон урлаган

Кәрәзле телефон урлауда гаепләнүче суд алдына басачак.

Район прокуратурасы 54 яшьлек якташыбызга карата җинаять эше буенча гаепләү актын раслады. Әлеге зат РФ Җинаятьләр кодексының 158 маддә 2 бүлегендә каралган җинаять кылуда гаепләнә (чит кеше милкен күләмле зыян китереп урлашу).
Тикшерү версиясе буенча 2022нче елның 20 июлендә сәгать уннар тирәсендә районыбызның Әлмәт авылында ерак туганы өендә булган зат карават өстендәге мендәр астыннан кәрәзле телефонны урлый һәм чыгып кача. Чит ил телефонының бәясе 5835 сум тора, ди район прокуроры урынбасары Линар Әскаров.
Тикшерү барышында гаепләнүче үз гаебен тулысынча таныды, тәүбә итте һәм зыян күрүчегә зыянны тулысынча кайтарды. Хәзерге вакытта җинаять эше район судында карап тикшерелә.

Фото - "Татар-информ" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев