Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Кабат закон бозган

Исерек хәлдә кабат транспорт чарасы белән идарә иткән 38 яшьлек ир-ат суд каршына басачак.

Район прокуратурасы 38 яшьлек ир-атка карата җинаять эше буенча гаепләү актын хуплады. Ир-ат РФ Җинаятьләр кодексының 264.1 маддәсенең 1 бүлегендә каралган җинаять кылуда гаепләнә (элек административ җәзага тартылган затның исерек хәлдә механик транспорт чарасы белән идарә итүе).
– Тикшерү версиясе буенча 2022нче елның 7 июлендә бу ар-ат, МКСМ-800 трактор-төягече руле артына утырып, Метрәй авылындагы крестьян-фермер хуҗалыгыннан чыгып китә. Метрәй авылының Коммунизм урамыннан барганда аны ЮХИДИ хезмәткәрләре тоткарлый – техника йөртүченең законсыз гамәлләренә чик куела. Моңа кадәр үк исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә иткән өчен ул машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән булган, – ди район прокуроры урынбасары Линар Әскаров. Исереклелекне билгеләү барышында гаепләнүченең алкоголь исереклеге хәлендә булуы ачыклана. Абсолют этил спирты 0,518 мг/л тәшкил итә, дип хәбәр итәләр район прокуратурасыннан.
Тикшерү барышында гаепләнүче үз гаебен тулысынча таныды һәм тәүбә итте. Хәзерге вакытта җинаять эше район судында тикшерү стадиясендә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев