Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Гаебен таныды

Автомобиль белән кабат исерек хәлдә идарә иткән ир-ат хөкем ителәчәк.

Район прокуратурасы 50 яшьлек ир-атка карата җинаять эше буенча гаепләү актын хуплады. Әлеге ир-ат РФ Җинаятьләр кодексының 264.1 маддәсенең 1 бүлегендә каралган җинаять кылуда (элек административ җәзага хөкем ителгән затның исерек хәлдә автомобиль белән идарә итүе) гаепләнә. 
– Тикшерү версиясе буенча 2022нче елның 26 августында әлеге зат Исәнсеф авылында “ВАЗ-111130” автомобилендә кибеткә юнәлә. Әйткәнебезчә, аның машина йөртү таныклыгы булмый, чөнки моңа кадәр үк ул исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә иткән өчен административ җәзага тартылган, – ди район прокуроры урынбасары Линар Әскаров. Кибеткә барганда аны ЮХИДИ хезмәткәрләре туктата, шуның белән машина йөртүченең законсыз гамәлләренә чик куела. Исереклелекне билгеләү барышында гаепләнүченең алкоголь исереклеге хәлендә булуы ачыклана. Ул сулап чыгарган һавада абсолют этил спирты 0,731 мг/л тәшкил итә, ди Линар Әскаров. 
Тикшерү барышында гаепләнүче үз гаебен тулысынча таныды һәм тәүбә итте. Хәзерге вакытта җинаять эше Мөслим район судында тикшерү стадиясендә, дип хәбәр итәләр район прокуратурасыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев