Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Җәзаны колоние-поселениедә үтәчәк

Автомобиль белән кабат исерек хәлдә идарә иткән 21 яшьлек ир-егет хөкем ителде.


Район прокуратурасы 21 яшьлек ир-егеткә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Суд Балык Бистәсендә туып үскән бу затны РФ Җинаятьләр кодексының 264.1 маддәсендә каралган җинаятьне кылуда гаепле дип тапты. Ягъни ул алкоголь исереклеге хәлендә кылынган җинаять өчен суд хөкеменә тартылган көе исерек хәлдә автомобиль белән идарә иткән.

– Суд утырышында ачыкланганча, 2021нче елның 19 мартында 18 сәгать 40 минут тирәсендә яшь ир-ат ВАЗ-21074 автомобиле белән идарә иткән. Әйткәнебезчә, ул машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән булган. Мөслим – Исәнсеф-Чишмә юлында аны ЮХИДИ хезмәткәрләре тоткарлый, – ди прокурор урынбасары Линар Әскаров.
Медицина тикшерүе үткәргәч, гаепләнүченең алкоголь исереклеге хәлендә булуы ачыклана.
Гаепләнүче үз гаебен тулысынча таныды, тәүбә итте. Суд аны бер елга ирегеннән һәм 2 ел да 5 ай дәвамында транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итте, ди Линар Әскаров. Төп җәзаны гаепләнүче колоние-поселениедә үтәчәк. Карар үз көченә кермәде, дип хәбәр итәләр район прокуратурасыннан.

Фото - ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев