Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Җавапсызлык бәласе

Кеше сәламәтлегенә зыян китергән өчен 23 яшьлек райондашыбыз суд алдына басты.

Район прокуратурасы 23 яшьлек райондашыбызга карата җинаять эше буенча гаепләү актын яклап чыкты. Ул РФ Җинаятьләр кодексының 264 маддәсе 2 бүлеге “а” пунктында  каралган җинаятьне кылуда гаепләнә, ягъни бу егет автомобиль белән идарә иткәндә юл хәрәкәте кагыйдәсен бозган, нәтиҗәдә кеше сәламәтлегенә зыян килгән. Җитмәсә машина йөртүче егет исерек булган. – Суд ачклаганча, 2022нче елның 19 сентябрендә кичке алты-җиде сәгатьләр тирәсендә Иске Карамалы – Баек юлының 3 километрында исерек хәлдәге гаепләнүче егет  тизлекне арттыра һәм автомобиль сул як кюветка төшеп каплана. Нәтиҗәдә пассажир авыр җәрәхәтләнә, – ди район прокуроры ярдәмчесе Илвир Бәхтиев.
Гаепләнүче үз гаебен тулысынча таныды. Суд дәүләт гаепләүчесенең фикерен исәпкә алды һәм гаепләнүчене ике ел сынау вакыты белән өч елга ирегеннән мәхрүм итте.
Моннан тыш ул ике ел да алты айга транспорт чарасы белән идарә итү хокукын да югалтты, дип хәбәр итәләр район прокуратурасыннан.

Фото - Изображение от Freepik

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев