Язмышмы, әллә рәнҗешме?
Мансур белән Рәвилә мәхәббәте башкача тәмамланырга тиеш иде...
Әлеге вакыйгага байтак еллар үтсә дә, матур башланган мәхәббәт тарихының аянычлы тәмамлануы авылдашлар күңелендә әле дә төер булып сакланадыр, мөгаен. Әмма язмыш без дигәнчә генә түгел шул...
Рәвиләбез авылыбызга чәчәккә бөреләнеп, беренче таҗларын ача башлаган энҗе чәчәк булып килеп керде. Ул дәвердә энҗе чәчәк исе килгән ислемайлар да бар иде. Әллә гел шундый ислемай кулланганга, күпләр Рәвиләне “безнең ландышыбыз” дип атыйлар иде. Колхоз бухгалтериясенә эшкә килгән кызны авыл егетләре дә зур игътибар белән күзәтте: “Бу нинди кош?” – янәсе. Тәмле телле, ирен кырларына матур чокырлар чыгарып серле елмаю бүләк итүче, зәңгәр күзләреннән көлтә-көлтә нурлар сибүче Рәвиләгә гашыйк булмаган егет калды микән ул чорда?!
Гомер буе бухгалтер булып эшләгән Зәйнәп апаның шаярып әйткән сүзләре әле дә истә:
– Әле дә Рәвиләбез килде! Моңа кадәр тракторчы-шоферлардан юллама китертә алмый җәфа чигә идем, хәзер кайберләре айга икешәр тапкыр кертә “путевка”ларын! Атна саен кертүчеләр дә бар. Равиләбез генә китмәсен!
Рәвилә бик тиз арада авылыбызның йөзек кашына әйләнде. Моңа кадәр клубка аяк басмаган егетләр дә кич җитүгә киенеп-ясанып мәдәният йортына ашыга башлады. Әллә тагын моңа кадәр клубта кызлар булмаган! Ә Рәвилә, матурлыгы белән әсир итүдән тыш, моңлы тавышы, матур биюе белән дә шаккатырды авыл халкын. Авыл клубында узган концертларда, кичәләрдә аны кабат-кабат сорап җырлаталар иде.
Йөзек кашы булырдай кыз егетсез кала димени?! Авылыбызның көрәш батыры Мансур кызны тиз арада үзенә каратып, алар матур гына очрашып йөри башладылар. Авылда һәрвакыт беренче саналган, тәртибе белән дә, эштә алдынгы булуы белән дә, гаделлеге, шул ук вакытта сабырлыгы белән дә хөрмәт казанган Мансурга каршы килүче егет табылмады. Мансур белән Рәвилә бер-берсенә пар килгәннәр иде шул. Авыл халкы алар хакында:
– Борынгылар: “Бер матурга – бер ямьсез, бер шакшыга – бер яхшы”, – дип әйткән. Болар икесе дә матур, икесе дә булган, икесе дә үрнәк! Бәхетле булсыннар! – дип сөйли иде.
Ә бәхетле пар, беркемгә игътибар бирмичә, үз дөньясында яшәде.
– Мансурым, без киләчәктә ничек яшәрбез микән? Авылда калабызмы, әллә шәһәргә юл тотыйк микән? Шәһәрдә яшәп карасак та була. Ошамаса, яңадан авылга кайтырбыз, – дип, Рәвилә сирәк кенә булса да егеткә үз фикерен җиткерә иде.
Бөтен йөрәге белән авылга береккән Мансур, Рәвиләсен кочагын алып:
– Син үзең дә авыл кызы бит, җаным. Каян шәһәргә китү теләге туды әле синдә? Хәзер бит мөмкинлекләр зур. Иренмәсәң, ялкау булмасаң, авылда да матур итеп дөнья корырга, бәхетле гомер итәргә була. Без дә үз ихатабызны булдырырбыз, яхшы өй салырбыз. Аны синең теләкләрне истә тотып төзербез. Шәһәргә кунакка гына барганда да тизрәк үз өебезгә кайтырга теләрсең әле, – дип җавап бирә иде.
Рәвиләне Мансурның әти-әнисе Рәсим абый белән Наилә апа да, бертуганнары да бик яраттылар.
– Рәвилә, балакаем, нигә безгә генә яшәргә күчмисең? Мансур белән барыбер өйләнешәсез инде, Аллаһ насыйп итсә. Кеше өстендә торып интекмә, әйберләреңне җый да кил, – ди иде Наилә апа Рәвилә аларга килгән саен.
Әмма Рәвилә нигәдер аларга күчәргә ашыкмады. Мансурының ялыну-ялваруларына карамастан, борынгыдан килгән йолаларны сәбәп итеп, егет яшәгән йортка килүдән баш тартты.
– Мансурым, элек-электән кызлар никах укытмыйча, туй булмыйча егет йортында яшәмәгән. Авыл халкы ни әйтер? Әти-әнием дә бу адымны кабул итмәс. Ашыкмыйк. Сезнең өйгә кызыл туебыз көнне, йомшак ак мендәргә басып, бал-май кабып, әти-әниеңә: “Исәнме, әти! Исәнме, әни!” – дип әйтеп керәсем килә. Бәхетле көннәребезнең иң дулкынландыргыч мизгелләреннән мәхрүм итмә инде, – дигәч, Мансур әлеге тәкъдимне янәдән кабатламады.
Ул Рәвиләгә туган авылының чәчәкле аланнарын, урман-кырларын күрсәтте. Бергәләп җиләк җыйдылар, чишмәләрдән су эчтеләр. Берсеннән-берсе матур чәчәкләрдән ясалган такыясын киеп әйләнүче Рәвиләсен йомшак кына кочагына ала иде дә ярату сүзләрен тезә иде егет.
– Кадерлем, бердәнберем минем! Син бит бары минем өчен, минем бәхетем өчен генә тугансың, Рәвиләм. Яратам! Өзелеп яратам үзеңне, сөеклем! – дип, туган авылының киң кырларын яңгыратып, ничә тапкыр кычкыргандыр Мансур.
Мондый мизгелләрдә Рәвилә дә, сөйгәненең ныклы иңнәренә, җылы куенына сыенып:
– Мин дә, мин дә яратам сине, Мансур! Язмышыбыз, тормыш юллары безне уйламаганда очраштырган кебек кинәт аера гына күрмәсен. Мин синсез нишләрмен, бәгърем?! Синсез тормыш миңа кирәк түгел! – дип кабатлаганда, күзләре яшь белән тула иде.
– Сөеклем, ни булды инде тагын? Нигә күзләрең яшьләнде? Безне беркем дә, бернәрсә дә аера алмаячак! Без синең белән картайганчы бергә булачакбыз! Үзебез кебек кызлар, малайлар үстереп, аларның туйларында да парлап утырырга насыйп булыр, – дип, Мансур сөйгәненең яшьле күзләрен сөртә иде.
Мансур белән Рәвилә ике ел очрашып йөрсәләр дә өйләнешергә ашыкмадылар. Ә авыл халкы аларны күптән инде өйләндергән иде. Рәвилә эшкә килү белән фатирга кергән Миңсылу апада яшәвен дәвам итте. Миңсылу апа да яшьләрнең бергә булуына шат иде.
– Балалар, очрашып йөрүегез озакка китте түгелме? Тизрәк өйләнешегез инде. Сезнең туйда туйганчы бер биермен, дигән идем, – дип көлдерә иде ул яшьләрне кич утырганда. – Сезнең өйләнешеп, бергә яши башлавыгызны күрсәм, үлсәм дә үкенмим! Бик матур, бик бәхетле парлар булырсыз, иншаллах. Киләчәктә авылыбызның иң күркәм гаиләсе булып яшәрсез. Мансурның өен тарсынсагыз, минем яныма күчәрсез. Өем иркен, сезне генә сыйдыра. Сабыйларыгыз да, бәлки, шушы йортта тәпи китәр.
Матур киләчәк турында шулай өчәүләп хыяллана иде алар. Аннан Мансур белән Рәвилә, берсен-берсе уздырып, ничек итеп өй салачаклары, йортның нинди булачагы, кайсы тәрәзә төбенә нинди гөлләр утыртачаклары хакында сөйли башлый иде.
Очрашып йөрүләренә ике ел тулган көннәрдә Мансур Рәвиләсен энҗе чәчәкләр үскән аланга алып барып тәкъдим ясады. Ул дәвердә болай итеп тәкъдим ясаулары турында ишеткәне булмаган авыл халкы әлеге вакыйга турында байтак сөйләде.
Равиләнең бу аланны күргәне юк иде. Килеп туктагач, Рәвилә үз күзләренә үзе ышанмый торды. Агачлар куенына сыенган алан тулы ландышлар чәчәк ата! Энҗе чәчәкнең хуш исе бөтен аланга таралган!
– Рәвиләм, кадерлем минем! Мин сине бик-бик яратам һәм бүген шушы аланда сиңа бергә булырга тәкъдим ясыйм. Мин сине бәхетле итү өчен бөтен көчемне куярмын. Гомерем буе бары сине генә яратырмын. Син ризамы? – дип, Мансур Рәвиләнең алдына тезләнде.
Мансурның тәкъдим ясавын күптән көтсә дә, күңеле белән әлеге тәкъдимгә күптән риза булса да, Рәвилә бермәлгә югалып калды. Күзләре яшьләнде.
– Риза, сөеклем, мин риза! – диде ул, Мансурын кочаклап.
Бу минутларда алар бик бәхетле иде! Егет белән кыз, аланда чәчәкләр җыеп, бер-берсенә матур сүзләр әйтеп, кичкә хәтле йөрделәр. Икенче көнне бөтен авыл аларның вәгъдәләшүен, тагын бер айдан туйлары буласын сөйләде.
Мансурның тәкъдименнән соң Рәсим абый белән Наилә апа, күчтәнәчләр төяп, Рәвиләнең әти-әнисе янына юл тотты. Булачак кода-кодагыйлар танышып, яшьләр белән бергәләп туй көнен билгеләде. Ике як та туйга әзерләнә башлады, балдаклар, туй күлмәге һәм костюм-чалбарлар алынды. Туйга ике атна кала Мансур белән Рәвилә ике як туганнарына, дусларына, танышларына бәйрәмгә чакыру тараттылар. Һәр кеше яшьләрне сокланып күзәтте, аларга бәхет теләде. Мансур белән Рәвилә үзләре дә җиргә басып йөрмәделәр, бәхет диңгезендә йөзделәр кебек.
Тагын бер көннән Мансур, ак күлмәген, кара костюм-чалбарын киеп, сөеклесен алырга барачак. Рәвилә иртәгә туган авылына кайтып китәчәк. Кичтән кыз Миңсылу апа белән озак кына сөйләшеп утырды, хыяллары белән уртаклашты. Аннан соң яшьләр урамга чыгып китте. Алар бу кичне кайларда гына булмады: Салкын чишмәнең суын эчтеләр, су буенда таллар җырын тыңладылар, тау башына менеп йортлары салыначак урынны эзләделәр, урман буенда кошлар җырын тыңладылар. Бу кичне алар беренче әтәчләр кычкыра башлаганда гына аерылышты.
– Рәвиләм, төшке ашка кайткач, мин сине килеп алырмын, әзерләнеп тор. Сине үзем илтеп куям. Бөтенләйгә үземнеке итәм дигәндә генә урлый күрмәсеннәр тагын, – дип, Мансур Рәвиләне баскыч төбенә кадәр озатып куйды.
Икенче көнне төшке ашны нигәдер борчылып, түземсезләнеп көтте Мансур. Кайтып, өс киемнәрен генә алыштырды да Рәвиләсе янына ашыкты. Миңсылу апа йортына килеп кергәч, ниндидер сәер салкын тынлыкка игътибар итте ул.
– Исәнме, Миңсылу апа! Хәлләрең ничек? Минем сөйгәнем ни хәлдә? – дип баскычтан ук кычкырып эндәшүенә җавап бирүче булмады. Өйгә кергәч, өстәл янында күзләрен сөртүче Миңсылу апаны күреп телсез калды.
– Ни булды, Миңсылу апа? Рәвилә кая? Бер-бер хәл булдымы әллә? – дип сорауларын тезде егет.
Миңсылу апа берникадәр эндәшми торды да телгә килде:
– Рәвилә юк шул, китте.
Мансур аклы-күкле булды, ни әйтергә белмәде.
– Рәвиләнең безнең авылга килгәнче үк хәрби хезмәткә озаткан егете булган, шул армиядән кайткан. Бүген иртән ул Рәвилә артыннан килде. Минем янда түгел, тышта сөйләштеләр. Шуннан Рәвилә тиз генә әйберләрен җыйды да аның белән китте. Сиңа менә шушы язуны калдырды. “Гаепләмәгез, башкача булдыра алмыйм. Гафу итегез”, –диде, – дип сөйләде Миңсылу апа.
Мансур нәрсә уйларга да, үзен ничек тотарга да белмәде. Ул өйдән ничек чыгып китүен дә, энҗе чәчәкләр үскән аланга ничек килеп чыгуын да хәтерләми. Аланда гына айнып китте һәм кулындагы язуга күз салды. “Мансурым! бик бәхетле булсаң иде”, – дип язылган иде анда.
Иртәгә бит туй! Чакырулар таратылган, кирәк-ярак, ризыклар алынган, өстәл-урындыклар әзерләнгән. Мансурның гомеренә чик кую теләге туды.
– Янәшәдә беркем дә юк. Тиз генә тапмаячаклар да. Мондый хурлык белән яшәгәнче, яшәмәвең мең өлеш артык, – дип уйлады ул.
Шулай да акылы өстенлек алды. Куркыныч уеннан кире кайтып, әлеге ситуациядән чыгу юлын эзләргә кереште. Авылга кайтып, якын дусты Азат белән киңәшләшкәч, туйны үткәрергә дигән фикергә килде. Егетләр, дусларын җыеп, бер ел элек авылга укытучы булып килгән Рәвия белән сөйләшергә булдылар. Мәктәп янына бертөркем егетләр килеп туктагач, Рәвия югалып калды. Мансурның ситуацияне аңлатып, кияүгә чыгарга тәкъдим ясавын да аңламады кыз.
– Рәвия, син – Рәвилә белән мәхәббәтебезнең шаһиты. Шуңа сүзләрем сиңа көлке тоелыр, ләкин миңа бүген синең җавабың кирәк. Безнең иртәгә туебыз булырга тиеш иде. Рәвилә мине ташлап китте. Туй барыбер булачак! Миңа кияүгә чык, Рәвия. Иптәшләрем, дусларым алдында сиңа вәгъдә бирәм: сине бәхетле итәр өчен мин барысын да эш-ләячәкмен! – диде ул.
Рәвия аптырап калды. Каушады, ни әйтергә белмәде. Мансур аннан җавап көтә иде. Берникадәр вакты егетнең күзләренә карап торганнан соң ул:
– Мансур, бик авыр хәлдә калгансың, аңлыйм. Мин синең акыллы һәм төпле егет булуыңны беләм. Авыр һәм сәер булса да, тәкъдимеңне кабул итәм. Тормыш коргач, үкенергә туры килмәс, дип уйлыйм, – дип, ризалыгын бирде. Мансур үзе дә сизмәстән Рәвияне күтәреп әйләндерергә тотынды.
...Аларның туйлары бик матур һәм күңелле үтте. Ике як туганнар, дуслар кәләш белән кияүгә бәхет теләде. Шул рәвешле Мансур белән Рәвия мәхәббәтенә нигез салынды.
Шул китүдән соң Рәвилә яңадан бу авылга аяк басмады. Әмма аның тормышындагы вакыйгалар барыбер ишетелеп торды. Рәвилә хәрби хезмәткә озаткан егетнең туйдан соң чын йөзен күрсәтүе, хатынын кыйнап, аңа хыянәт итеп яшәве турында ишетеп тордык. Сәбәбе нәрсәдә булгандыр – билгесез, әмма 40 яше тулган көннәрдә Рәвиләнең, улын ятим итеп, якты дөньядан китүе турында хәбәр авыл халкын тагын бер кат пошаманга салды. Һәркем: “Язмыш микән, әллә рәнҗешме”, – дип гоманлады.
Ә Мансур белән Рәвия бүген дә матур гомер итәләр. Ул-кызлары өчен кадерле әти-әни булсалар, оныклары һәм оныкчыклары өчен хөрмәтле дәү әти һәм дәү әни – алар.
Сәмига Насыйрова.
Фото – Татар-информ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев