Мөслим-информ

"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы

16+
Кемгә сөйлим серләремне?

Ялгышым бүләге

Ялгышлар кайчак бәхет тә бүләк итә

Алсинәгә 10 яшь тулганда, әнисе каты авырудан вафат булды. Энесе Алмаз белән Алсинә әтиләре Илгиз һәм Әминә әбиләре тәрбиясендә үсте. Илгиз икенчегә өйләнмәде, балаларын карады. 

Әллә әбисе белән үскәнгә, әллә башка сәбәп белән Алсинәнең дус кызлары булмады. Дәресләр тәмамлангач, сыйныфташлары: “Әйдә, бергә кайтабыз! Паркта уйнарбыз”, – дип чакырса да, ул тизрәк өйләренә әбисе янына ашыга иде. Оныкларын, елмаеп, кайнар чәй ясап каршы алучы әбисен кайтып керүгә кочаклап ала иде кыз.

– Тәмле коймак пешергәнсең. Рәхмәт, әбием! Кадерлем минем! Син булмасаң, нишләр идем?! Мин бит өебезне синсез күз алдына да китерә алмыйм, – дип, әбисен кочаклый, үбә башлый.

Әминә апа да, оныгын тагын да ныграк шатландыру өчен, берсеннән-берсе ягымлырак, матуррак сүзләр әйтеп, кызын иркәли иде.

Алмаз да әбисен бик ярата. Тик, ни генә әйтсәң дә, ир бала шул: хис-кичерешләрен тышка чыгарырга ашыкмый. Шуңа микән, Алмазны сөйгәндә, Әминә апа һәрвакыт: “Сабыр, төпле улым минем!” – дип кабатлый.

– Бигрәк әтиеңә ошагансың инде, улым! Сабырлыгың мәрхүмә әниеңнән киләдер. Әниең бик сабыр, түземле булды. Киләчәктә бәхеткәйләрең булса иде! Әни назыннан мәхрүм булып үсәсез шул. Мин сезгә әни назын бирергә тырышам да, тик ана назы башка шул. Мин озак яшәмәм бит. Әтиеңнең төрле чагы бар. Апаңа терәк булырлык ир-егет булып үссәң иде, балакаем. Апаңны яклап һәм хаклап яшәсәң иде, – дип, еш кына егет булып килүче оныгына теләкләрен җиткерә иде Әминә апа.

Алсинә белән Алмаз тату булдылар, эшләп үстеләр. Әбиләре кушканча, бер-берсен яклап, ярдәмләшеп яшәргә тырыштылар.

Әтиләре Илгиз үз көенә яшәде: дөнья артыннан кумады, очраганда, “зәм-зәм суын” да читкә куймады. Андый вакытлары ешрак та булгандыр, бәлки, балалары шуңа да күбрәк әбиләре белән аралашкандыр.

Алсинәнең теләге шәфкать туташы булу иде. Яман авыру белән көрәшкән әниләренә ярдәм итә алмаудан гаҗиз булган кыз:

– Мин шәфкать туташы булачакмын. Авыруларга ярдәм итәргә, балаларны ятимлектән сакларга тырышачакмын, – дип әйткәли иде. 

Әлмәт медицина училищесына документларын тапшырып кайтты да имтиханнарга әзерләнә башлады Алсинә. Имтиханнарын уңышлы тапшырды. Аннан әбисе белән белгән догаларын укып уку йортыннан хәбәр көтте. Ниһаять ул көн килеп җитте! Училище бинасының фойесына эленгән укырга керүчеләр исемлегендә Алсинәнең да исем-фамилиясе бар иде. Өйләренә кайтып җиткәнче көчкә түзде Алсинә. Кайтып керү белән әбисен кочаклап алды.

– Әбием, мин бәхетле! Мин бик-бик бәхетле! Мин укырга кердем! – дип, шатлыгын җиткерде ул. Эштән кайтып кергән әтисен дә кочаклап алды кыз.

– Әтием, мин укырга кердем! Мин шәфкать туташы булачакмын! Әбиемне дә, сине дә дәвалаячакмын, – дип чырык-чырык килгән кызын Илгиз алдына утыртып сөйде.

– Булдыргансың, кызым, рәхмәт сиңа! – диде ул, яңаклары буйлап аккан яшьләрен сөртеп. – Мин сиңа ышанам, кызым. Син әбиеңнең дә, минем дә йөземә кызыллык китермәячәксең. Син бик яхшы шәфкать туташы булырсың.

Алсинә училищеда бик тырышып укыды. Иптәш кызлары күңел ачарга, ял итәргә киткәндә дә ул бүлмәсенә кайтып укуны хуп күрде. Әбисенең укырга китәр алдыннан әйткән сүзләре һәрвакыт колагында яңгырап торды.

– Кызым! Олы тормышка аяк басасың, балакаем. Мин дә, әтиең дә, энең дә янәшәдә булмый. Нинди эшкә алынсаң да, үзеңә карар кабул итәргә туры киләчәк. Мин синең һәрвакыт дөрес юлда булачагыңа ихластан ышанам. Шулай да итәк-чабуларыңны җыеп йөр. Кем белән дус булырга кирәклеген уйлап эш ит. Яңа дуслар табылыр, егетләр дә сүз катмый калмас. Алар арасында да төрлесе булыр. Матур сүзләргә, юньсез бәндәләргә ышанма, балам. Аллаһым гомер бирсә, укуыңны тәмамлаган көннәрне күрергә дә, ап-ак туй күлмәгеннән кияүгә бирергә дә җитешермен, – дип озатып калды Әминә апа оныгын.

Тыйнак, сабыр һәм ихлас Алсинә белән танышырга теләүче егетләр булды, тик кыз аларны үзенә якын җибәрмәде. Ул егетләргә ышанып бетмәде, аларны үзенә терәк булырдай кеше дип күрмәде.

Кызы укырга китү белән Илгиз күңелендә бушлык, ялгызлык тойды. Юктан да кәефе китеп, еш кына уйлана башлады. Еш кына кан басымы күтәрелеп, әнисе белән улы ашыгыч ярдәм дә чакырткаладылар. Баштарак бу хакта Алсинәгә әйтмәделәр. Ныклап авырып китеп, Илгизне хастаханәгә салгач, әйтмичә дә булдыра алмадылар. Ялларда туган йортына кайткан Алсинәгә әбисе:

– Кызым, әтиең авырып китте бит әле. Хастаханәгә салдылар. Беренче тапкыр гына түгел инде. Башта сиңа әйтмәгән идек... Бу юлы бик каты авырды, ашыгыч ярдәм машинасы белән алып киттеләр. Кан басымы бик югары, соңгы арада йөрәге дә борчый башлады, – диде.

Алсинә әтисе янына хастаханәгә китте. Ашыгудан, борчылудан кызарып килеп кергән кызын Илгиз шатланып каршы алды.

– Кайттыңмы, кызым? Бик яхшы! Сине бик сагындым! Бераз авырып киттем шул әле. Син борчылма, адәм баласы авырмый тормый инде ул. Монда килгәч, терелтерләр. Синең кебек йомшак куллы, тәмле телле шәфкать туташлары эшли монда. “Аякка бастырабыз сине, Илгиз абый”, диләр, – дип, шаярып сөйләшергә тырышкан әтисен кызганды Алсинә. Ул әтисенең авыруының җитди булуын аңлаган иде инде.

Алсинә яллардан соң укырга китсә дә, бик борчулы иде. Әтисен югалтыр төсле тоелды. Күңеле сизгән икән: өч көн үтмәде, әтисенең вафат булуы турында кайгылы хәбәр алды. Кайгы аларны тагын да ныграк берләштерде. Алсинә әбисенә дә, энесенә дә терәк булырга, аларны якларга һәм кайгыртырга үзенә сүз бирде.

Әтисен югалтуына, авырлыкларга карамастан, укуын уңышлы тәмамлады кыз. Диплом алу шатлыгын әбисе һәм энесе белән уртаклашты. Авылга кайтуының икенче көнендә үк район үзәк хастаханәсенә юл тотты. Аңа балалар бүлегендә шәфкать туташы булып эшләргә тәкъдим иттеләр. Алсинә шатланып риза булды.

Бүлек җитәкчесе дә, хезмәттәшләре дә яшь белгечне шатланып каршы алдылар.

– Әбием, белсәң, мин сайлаган һөнәремнең иң кирәкле, шул ук вакытта бик җаваплы, бар кешеләр өчен дә кирәкле булуын хәзер генә аңладым. Безнең бүлектә дәваланучы һәр сабыйның әти-әнисе баласының терелүен тели, табиблардан, шәфкать туташларыннан ярдәм көтә. Мин һәр балага игътибарлы булырга, “укол”ны авырттырмыйча ясарга, энәне йомшак итеп кертергә тырышам. Балалар терелеп, өйләренә кайтып киткәндә, шатланам. Аларның терелүенә мин дә өлеш кертәм бит, – дип, кайткан саен әбисе белән хис-кичерешләрен уртаклаша иде Алсинә.

Язгы көннәрнең берсе иде. Коеп яңгыр ява. Алсинә, эштән соң авылга кайтырга транспорт булмасмы дип, тукталышка чыкты. Шунда янына текә генә машина килеп туктады. Машина йөртүче урта яшьләрдәге ир-егет:

– Яңгыры бик шәп ява. Кайтасыңмы, чибәркәй? Юешләнәсең бит, утыр тизрәк, – дип эндәште.

Алсинә машинага утырырга мәҗбүр булды, чөнки тагын әзрәк торса, коры җире калмаячак иде.

– Мин Марат булам, – диде руль артындагы ир-ат. – Сезнең исемегез ничек? Кая юл тоттыгыз бу яңгырда?

– Эштән соң авылга кайтам, – дип җавап бирде Алсинә.

– Сменалы эш булгач, сез, мөгаен, хастаханәдә эшлисездер. Сезнең кебек матур, мөлаем туташлар укол кадаганда, мин авырудан да курыкмас идем. Исемегезне дә беләсе килә, – диде Марат. 

Кыз яңгырда өенә кайтарып куйган ир-егеткә исемен әйтми булдыра алмады:

– Алсинә мин. Сез дә безнең авылга килә идегезмени? – диде ул, машинаның туган авылына кереп баруына ишарәләп.

– Юк, Алсинә, минем башка авылга барышым иде. Сезне бу яңгырда авыл башында калдырып китсәм, нинди ир-егет булам инде мин?! Шуннан соң сез мине ничек искә алыр идегез?! – дип елмайды ир-ат.

Шул мизгелдә Алсинә Маратның коңгырт күзләренә кереп чумган кебек булды. Эченнән генә: “Бу абыйдан матурлыкны жәлләмәгән Ходай”, – дип уйлады. Бу мизгелдә алар Алсинәнең туган йортын узып баралар иде. Кыз: “Марат абый, биредә туктасагыз иде”, – дип эндәште.

Марат, чигенеп, йорт каршына туктады һәм:

– Сау бул, Алсинә! Яңадан яңгыр яуганда юлга чыкмый тор. Матур көннәр сиңа! – дип, кызны төшергәч, кузгалып китте.

Алсинә үз халәтен аңлый алмый интекте: әле генә сөенә, шатлана, аннан кинәт уйга чума. Әбисе дә игътибар иткән икән.

– Кызым, ни булды сиңа? Авырыйсыңмы әллә? Бик борчулы кебек күренәсең. Эшеңдә бер-бер хәл булмагандыр бит? – дип сорады.

– Юк әбием, юк. Арыдым гына. Төнлә температурасы күтәрелгән бер баланы алып килделәр. Төнне йокламый үткәрдем, дияргә була. Хәзер аз гына ял итеп алам да бар да җайлана, әбием, – дип, кыз әбисен кочаклады.

Ике атналап вакыт үткәч, эшеннән кайтырга чыккан Алсинә янына таныш машина туктады. Марат кызга утырырга тәкъдим итте. Алсинә баш тартырга кыенсынды.

– Менә бит, насыйп булгач, сезнең белән кабат очраштык. Эштән кайтасыңмы? Авылгамы? – дип сорауларын тезде ул, Алсинәгә карап.

– Әйе, авылга, Марат абый. Ә сез кая барасыз? – дип сорады Алсинә.

– Сезнең якларга юл тотам. Сезнең авылга түгел, шулай да сине кертеп чыгам инде. Ничек инде шундый матур кызны авыл башында калдырасың?! Урласалар, мин нишләрмен, Алсинәкәй?! – дип елмайды ул кызга.

– Танып туктавыгыз, утыртуыгыз өчен рәхмәт, Марат абый. Авылга ук кертеп кую кирәкми. Көне матур, авыл башында калдырсагыз, үзем дә кереп җитәм мин. Саф һава сулармын ичмаса, – дип җавап бирде кыз.

– Юк инде, Алсинә, өегез янында калдырам. Әбиеңнең син кайтуга дип пешергән тәмле коймаклары суынмасын, – диде Марат.

– Ә сез минем әби белән яшәвемне каян беләсез? – дип сорады Алсинә.

– Куркыттым бугай, Алсинә. Мин куркыныч кеше түгел, синең хакта күбрәк белергә теләүче юлчы гына. Бер районда яшибез бит, кайчак, һич уйламаганда, кызыксынган кеше турында мәгълүмат үзе үк килеп ирешә, шул гына, – диде ир-ат.

Әлеге очрашудан соң озак та үтми Әминә апа кинәт кенә авырый башлады. Ул хәтта көн белән төнне дә аермый иде. Аны хастаханәгә салдылар. Алсинә эштән соң әбисе янына керә. Өенә көнаралаш һәм анда да соңлап кына кайта иде. Андый вакытта аны Марат каршы ала һәм өенә кадәр илтеп куя торган булды.

Әминә апа озак чирләмәде, мәңгелеккә китеп барды. Кайгылы көннәрендә Марат Алсинәне ташламады. Алар һәр көнне очрашты. Дусларча аралаштылар. Алсинә Маратның гаиләле булуын, ике улы барлыгын белде. Киңәшләшер кешесе булмагач, Маратны ул абыйсы буларак кабул итте. Ә бер көнне Марат Алсинәне ап-ак чәчәкләр үскән аланга алып килде. Алсинәнең күңеле тулган, елап җибәрергә әзер мәле иде. Үз уйларына чумган кыз аланга килеп туктауларын сизми дә калды. Шушы аланда Марат аңа хисләрен аңлатты.

– Алсинәм! Бүген сиңа шулай дип дәшим әле. Мине аңлап кабул итәрсең, дип ышанам. Мин сине беренче күргән көннән бирле яратам. Юлыңда очрауларым да юкка түгел, син бөтен күңелемне биләп алдың! Баштарак сине онытырга, синең белән очрашмаска тырыштым. Тик үзем белән бернәрсә дә эшли алмыйм, машинага утыру белән синең яныңа ашыга идем. Әйе, мин өйләнгән, балаларым да бар. Тик миңа син кирәк! Мин синең яныңда бар борчуларымны, алҗавымны онытам. Читкә какма мине. Сине ихлас күңелдән яратучы, сиңа терәк була алырдай егетең булса, мин үз хисләремнән баш тартам, Алсинә. Минем сине бик тә, бик тә бәхетле итеп күрәсем килә, – диде ул.

Алсинә Маратка ни дип җавап бирергә дә белмәде. Аңа да Марат янәшәсендә булу, аның белән очрашулар бик ошый иде.

– Марат абый, синең гаиләле булуыңны да, балаларың барлыгын да беләм. Миңа синең белән бик рәхәт! Синең яныңда үземне яклаучым бар кебек хис итәм. Ачуланма, мин дә сине яратам, Марат абый. Син китәм дисәң, мин каршы килмәячәкмен. Сиңа барысы өчен дә рәхмәт! Син миңа беренче ярату хисләрен, ир-егет мәхәббәтен, хөрмәтен бүләк иттең. Хисләремнән дә, үземнән дә көлмәдең, рәхмәт, – дип, яшьле күзләрен яшерер өчен Маратның күкрәгенә капланды Алсинә.

Шушы сөйләшүдән соң аларның очрашулары ешайды. Марат белән Алсинә бәхетле мизгелләр кичерде. Алар, кулга-кул тотынып, кайсы гына шәһәр урамнарында йөрмәделәр, нинди генә кафеларга, театрларга бармадылар. Ә бер көнне Алсинә авырлы булуы турында әйтте. Бу хәбәрне Марат шатланып та, борчылып та кабул итте.

– Рәхмәт сиңа, кадерлем! Димәк, безнең синең кебек матур кызыбыз булачак. Мин бик бәхетле! Син каршы түгелсеңдер бит? – диде ул.

– Мин каршы түгел, Марат абый, тик сине бала белән үземә бәйләргә теләмим. Иң мөһиме – бала исән-сау, дүрт саны төгәл булсын. Мин кияүгә чыгаммы әле, юкмы, кызым яраткан кешемнән бүләк булачак. Бүтән яныңа килмим, очрашмыйбыз дисәң дә, гаепләмәячәкмен. Синең белән үткәргән бәхетле мизгелләр матур хатирә булып күңелемдә мәңгегә калачак. Мин дә синең тормыш иптәшең, балаларың белән бәхетле булуыңны телим, – диде Алсинә.

Алсинәдән мондый сүзләр көтмәгән Марат каушап, хәтта югалып калды. Тик кызның сүзләрендә хаклык бар иде. Алсинә бәби тапканчы Марат гел аның янәшәсендә булды. Алар, әлеге сөйләшү булмаган кебек, сөенеп аралаштылар, хисләре белән уртаклаштылар.

Алсинә кызына, үз исеменә охшаш булсын дип, Алинә дип исем кушты. Фамилиясен дә үзенекен яздырды. Алинә белән Алсинәне хастаханәдән энесе Алмаз каршы алды.

Бу көннәрдә авыл халкы умарта күче кебек гөжләде. Алсинә аларга игътибар бирмәде. Көчле булырга, гайбәтләрдән өстен булып, аякларында нык басып торырга кызы ярдәм итте.

Алсинә телгәнчә, Марат белән очрашулар сирәгәя барып, икесе дә үз юлларыннан китте. Тормыш дәвам итте. Бәби ялыннан соң Алсинә эшен алыштырды, район үзәгенә күчеп килде. Кызы Алинәне балалар бакчасына бирде.

Бу көннәрдән соң бик күп сулар акты, җир йөзенә күп тапкырлар язлар килде. Яңгырлар да яуды. Тик Алсинә Марат белән беренче тапкыр очрашканда яуган яңгыр гына кабатланмады. Алинә инде күптән мәктәпне тәмамлады, һөнәр үзләштерде, эшкә урнашты, кияүгә чыкты. Алсинә бүген оныклар сөеп гомер итә. Алинәсе – аның терәге, сердәше, таянычы. Әйе, ялгышлар кайчак бәхет тә бүләк итә шул. 

 

Тәслия Хаҗиева

Фото – ясалма фәһем

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев