Бәхетле булырга соң түгел
Нәсимәнең тормыш юлы бу фикерне тагын бер кат раслый.
Нәсимә бүген аш үткәрә. Яраткан ире, өч баласының кадерле әтиләре Рәйханның җидесен укыта. Өч дистә ел бергә яшәделәр!.. Тәүге тапкыр күргәндә, Нәсимә аны хатын-кызны ярата, кадерли һәм хөрмәтли белүче ир-егеттер дип башына да китермәгән иде. Киресенчә, авылдашын күргәч, шуның өстенә Рәйхан тәкъдим дә ясагач, югалып, каушап калган иде...
Нәсимә белән Рәйхан икесе дә бер авылда туып-үсеп, бер мәктәптә укыдылар, әмма ике арада хисләр булыр дип күз алдына да китермәделәр. Авылдашлар булсалар да, аралашулары исәнләшүдән узмады. Рәйхан мәктәпне тәмамлап югары уку йортына кергәч, Нәсимә аның кайда укуы белән дә кызыксынмады.
Без Нәсимә белән бер сыйныфта укыдык. Аерылмас дуслар булмасак та, бер урам кызлары һәм сыйныфташлар буларак, аралашып үстек. Нәсимә начар укымады, тырышлыгы, укытучыларны тыңлый белүе нәтиҗәсендә яхшы укучылар рәтендә йөрде. Кич клубка чыгу, җәйге каникулларда урамда кич утырулар аның өчен ят иде.
– Син нишләп өйдә ятасың? Әйдә урамга, анда шундый кызык! Классташ егетләр дә килә, башта клубка җыелабыз, аннан – капка төбендә. Әйдә безнең белән! – дип, ничә чакырсам да, 9 сыйныфка җиткәнче сыйныфташым беркая да йөрмәде.
9 сыйныфта аның артыннан күрше авыл егете Нәсим йөри башлады. Нәсим аңа тын алырга да ирек бирми иде. Кем мотоциклы тавышланып йөри дисәң, көндез дә, кич тә шул Нәсим чапты.
Нәсимә иртән сүзен “Нәсим” дип башлый һәм йокларга ятканчы аны теленнән төшерми иде. Кайчан гына сөйләшсәк тә, аның һәр сүзе һәрвакыт Нәсимгә барып тоташа иде. Бүген дә исемдә, Нәсимнең әрсезлегенә, тупаслыгына шаккатып, Нәсимәдән:
– Бигрәк яратасың бугай син Нәсимне. Нинди сыйфатлары белән үзенә каратты ул сине? Ул бит кеше белән исәнләшә дә белми. Тупас. Егетләр арасында, бәлки, шулай кирәктер, әмма кызлар белән дә шулай бит ул, – дип сораган идем.
Нәсимә бермәл тын торды да, шундый итеп карады, хәтта соравым өчен кыен булып китте.
– Син ничек Нәсим турында шундый сүзләр әйтә аласың?! Син аны каян беләсең?! Миннән качып очрашырга җыенасыңмы әллә? Кызыгасыңмы? Бел: минем Нәсимем сиңа мәңге карамаячак, ул миңа үзе әйтте. Ул сине сукыр тычкан дип атады! Ул мине генә ярата һәм мине генә яратачак та! Син безнең мәхәббәттән көнләшәсең! – дигән иде классташым.
Бу сүзләрдән соң Нәсимә белән болай да ыкыр-шыкыр гына булган дуслыгыбыз бөтенләй бетте. Дорфа, үзен генә яратучы Нәсимнең сүзләренә аптырамадым, чөнки аның ничек сөйләшкәнен белә идем. Әмма Нәсимәнең Нәсим белән бер сүздә булып, минем хакта шулай уйлавы күңелемне суытты. Бер сыйныфта укыгач, һәр көнне күрешеп, очрашып торсак та, Нәсимә белән сөйләшүебез исәнме-саумыдан узмады.
Нәсимә мәктәпне тәмамлаганчы, Нәсим белән бер-берсеннән аерылмадылар диярлек. Нәсим, кайчан карама, Нәсимә янында булды. Кайвакыт хәтта аларда кунып, иртән генә китә торган иде.
Һөнәри белем алучы Нәсим хакында бик матур булмаган хәбәрләр ишетсәм дә, Нәсимәгә беркайчан да сөйләмәдем. “Нәсим теге яки бу кызны озаткан”, “шайтан суын ярата икән”, “иптәшләре белән сугышкан”... Болар – аның хакындагы начар хәбәрләрнең берничәсе генә.
– Мәктәпне тәмамлагач, Нәсим белән өйләнешергә җыенмыйсыздыр бит? – дип сорадым берсендә.
Нәсимә шатлана-шатлана уй-хыялларын сөйләде:
– Юк, мәктәпне тәмамлау белән өйләнешмибез әле. Нәсим: “Имтиханнарны биргәч тә өйләнешик”, – ди, әмма минем әле һөнәр аласым бар бит. Ул да училищены тәмамлагач, бәлки, югары уку йортына керер. Хәрби хезмәткә алсалар, ул армиядән кайтканчы, мин институтта укыйм. Ул кайткач өйләнешәбез. Аннан, мин читтән торып уку бүлегенә күчеп, авылга кайтып яши башлаячакбыз. Йорт салу ниятебез дә бар. Менә шундый планнар безнең, – дип, шатланып серләрен бүлеште.
Әмма аның хыяллары Нәсимнеке белән туры килми иде, минемчә.
“Нәсим нәрсә ди?” – дип сорагач: “Ул да шундый фикердә. Шулай булмаса, өйләнешик димәс иде”, – дип җавап бирде күршем.
Өлгергәнлек аттестаты алу белән Нәсимә белән Нәсим шәһәргә киттеләр. Янәсе, югары уку йортына керергә әзерләнәләр. Бу вакытта инде алар бергә яши башлаган иде. Әмма тормыш юлы син дигәнчә генә барса икән лә!..
Нәсимгә хәрби хезмәткә чакыру кәгазе килде. Берничә көн эчендә Нәсимне армиягә озаттылар. Әллә Нәсим китү кайгысыннан, әллә башка сәбәп белән Нәсимә укырга керә алмады. Йорт кошына әйләнде.
Күпме чакырып та урамга чыкмаган Нәсимә бер көнне безгә керде.
Чәй әзерләдем. Әллә яшьлегем белән, әллә каушаудан:
– Институтка керә алмагансың, дип ишеттем. Эшкә урнашырсың. Кыш буе имтиханнарга әзерләнерсең дә киләсе елга тагын тапшырырсың. Син бит яхшы укыдың. Киләсе елга хәтле фикерең дә үзгәрер, бәлки, баш бәласе түгел, – дип әйтеп ташладым, үземчә аны тынычландырырга тырышып.
Нәсимә мине тын да алмый тыңлап торды да, үксеп елап җибәрде. Үзе елый, үзе такмаклый-такмаклый сөйли.
– Уку турында уйларлыкмыни, Кәримә?! Минем бит бер айлык авырым бар! Мин авырлы. Бу хакта беркем дә, хәтта әти-әнием дә белми. Нәсимнең армиягә киткәндә нәрсә әйткәнен белсәң, – дип үкседе ул. – “Мин синең белән кызык өчен генә йөрдем. Самими бала идең бит син. Мин нәрсә телим, син барысын да бирдең. Озатырга килүеңә рәхмәт! Ә әти булырга мин әзер түгел. Син мине көтмә инде. Бәлки, хезмәт иткән җирдә калырмын. Син яшь бит әле, ул бала кирәкме соң сиңа? Баласыз калу ысулларын беләсеңдер, бала-чага түгел, җаен табарсың”, – диде. Ниләр кичергәнемне үзем генә беләм, Кәримә. Яшисем килми. Әти-әнием белсә, ни әйтер? Кешеләр ни әйтер? Әллә Нәсимнең әти-әнисе янына барып карыйм микән, дип тә уйлыйм. Теге вакытта синең сүзләреңә колак салган булсам соң, бәлки, мондый хәл килеп чыкмас иде. Яратудан сукырайган идем шул, – дип елады Нәсимә.
Мин нинди киңәш бирергә дә белмәдем. Мин дә бит Нәсимә белән бер яшьтә, тормышта мондый хәлләр белән очрашканым юк иде. Шулай да:
– Нәсимә, әти-әниең белән сөйләш. Алар бу хәлдән чыгу юлын табар, ярдәм итәр. Ә якты дөньядан китү турында уйларыңны башыңнан чыгарып ташла. Тормышыңны ышанычсыз, ир-ат исеменә лаек булмаган кеше белән бәйләгәнче, ялгыз бала үстерү яхшырактыр да, бәлки. Синең бит әти-әниең бар, алар белән әллә нинди авырлыкларны да җиңәргә була, – дидем.
Бу сөйләшүдән соң ярты еллап вакыт үтте. Нәсимәнең әти-әнисе Нәсимнең әти-әнисе янына барып, тагын да усалрак сүзләр ишетеп кайтуын авыл халкыннан ишеттем. Нәсимә бәбиен алып кайтырга булган. Бәби туарга санаулы көннәр калганда, аларга авылдашыбыз Рәйхан килә. Бу хакта Нәсимә үзе сөйләде.
– Рәйхан килгәндә, әти-әниләр өйдә юк иде. Бәлки, ул үзе шундый вакытны туры китереп килгәндер. Рәйханны күргәч, аптырап калдым. “Нәсимә, синең нинди хәлдә икәнеңне беләм, аңлыйм. Ачуланма, мин сине мәктәп елларыннан бирле йөрәгемнең түрендә йөртәм. Кызлар белән йөреп караган булды, тик йөрәк мине тыңламый, ул башка кешене кабул итми. Аңлыйм, сиңа минем сүзләрем мәзәк тоелыр, әмма тәкъдимемне кабул итәрсең, дип уйлыйм. Әйдә, гаилә корабыз! Туачак балаң хакына каршы килмә. Баланы мин үземнеке итеп кабул итәрмен, аңа бит син гомер бүләк итәсең”, – дигән сүзләрне ишеткәч, бөтенләй югалып калдым, – диде ул.
Озак та үтмәде алар никах укытып, бергә яши башладылар. Бәби туганда инде алар никахларын рәсми рәвештә теркәтеп өлгергәннәр иде. Рәйхан тәкъдиме белән балага Рамазан дип исем куштылар, әтисен Рәйхан дип яздылар.
Нәсимә белән Рәйхан шәһәрдә яши башладылар. Улларына иптәшкә тагын бер малай һәм бер кыз алып кайттылар. Рәйхан шәхси кибетен ачты, ә Нәсимә һөнәр алып, шәфкать туташы булып эшли башлады. Кызлары тугач, Рәйхан Нәсимәгә өйдә генә утырырга тәкъдим иткән.
– Рәйхан: “Балаларның кайсын мәктәпкә, кайсын бакчага илтергә, түгәрәкләргә йөртергә кирәк. Өйдә дә эш күп”, – диде. Рәйхан белән яши башлаганда, бик курыктым. Яши башлагач, аның таяныч-терәк булырдай ышанычлы ир-ат булуын аңладым. Мине Рәйхан белән очраштырган язмышыма, Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт! Өч балабызны да тигез күреп ярата. Кечкенә улыбыз белән кызыбызга гел: “Абыегыз – иң олысы, аның сүзен тыңлагыз, абыегызны хөрмәт итегез. Абыегыз – сезгә терәк буласы кеше”, – дип кабатлый, – дип сөйләде сабакташым, үз бәхетенә шатланып.
Улына 3 яшь тулган көннәрдә Нәсим Нәсимәне эзләп тапкан. Юньсезлеге аркасында бер аягын югалткач, хатын дип саналган кешесе фатирыннан куып чыгаргач, Нәсимә янына килгән ул. Үзенең хаталануын, нык ялгышуын, Нәсимәне күпме онытырга тырышып та оныта алмавын аңлатырга тырыша. Нәсимә аны бик тиз урынына утырта.
– Миңа нәрсәләр әйткәнеңне оныттыңмыни? Ул вакытта сиңа бала кирәкмәде, бүген исеңә төштеме? Әти-әнием һәм Рәйхан булмаса, бүген мин, бәлки, исән дә булмас идем. Синең улың юк! Нәсимә дә синең өчен күптән юк! – дип, Нәсимнең борыны төбендә ишекне япкан классташым.
Нәсимә белән Рәйхан, йорт төзеп, туганнары, дуслары белән аралашып, үрнәк гаилә булып яшәделәр. Матур гына яшәгәндә, Рәйхан каты авырудан бик тиз генә китеп барды. Аның эшен хәзер Рамазан дәвам итә.
Коръән ашыннан соң Рамазан, күзләренә яшь тулган әниләрен кочып алды.
– Әнием, борчылма, барысы да яхшы булачак. Әтиебез безне синең терәгең булырдай егетләр итеп үстерде. Сеңлебез дә синең кебек тырыш, уңган. Без әтиебез исеменә тап төшермәбез, синең йөзеңә беркайчан да кызыллык китермәбез. Иртәгә авылга кайтып, әтинең каберенә барырбыз. Безнең әтиебез кебек кеше юк! Без аның ышанычын акларга тиешбез, – дип юатты ул әнисен.
Әйе, алар өчесе бер йодрык булып яшәрләр. Нәсимә улларына да, кызына да үзенә ышанган кебек ышана. Рәйхан белән Нәсимә балалары бит алар!
Кәримә Мәүлиева.
Фото - Татар-информ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев