Мөслим-информ

"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы

16+
Кемгә сөйлим серләремне?

Бәхеткә ерак юл

Кайчакта гамәлләребез белән үз бәхетебезне үзебез ерагайтабыз

Динә үзен белә башлаганнан бирле балалар йортында үсте. Ул балачактан ук әтиле-әниле булу хакында хыялланды. “Әтием”, “әнием” дип әйтергә тилмергәнгәдер, балалар йортындагы шәфкать туташы Әминәгә “әния” дип әйтә иде. 
Балалар йортында Динәнең иң яраткан һәм иң якын кешесе нәкъ менә Әминә апасы булды. Авырып китсә дә, Динәнең бераз гына кәефе юклыгын сизсә дә, Әминә апасы аны бүлмәсенә дәшеп ала иде дә, авырса – дәвалап, кәефсезләнсә – юатып, кызның күңелен күтәрә иде. Динә дә, аны борчымас өчен, тәртипле булырга, кәефсезләнмәскә, көйсезләнмәскә тырышты.
– Әния апам, мин үскәч синең кебек шәфкать туташы булам, яме. Син авырып китсәң, терелтермен. Мин барлык кешеләрнең дә сәламәт булуын, матур итеп елмаюын телим, – дип, Әминә апасын кочып ала иде кыз.
Балалар йортында үсүенә карамастан, Динә бик акыллы, тәрбияле булып үсте. 9 сыйныфны тәмамлагач, Яр Чаллы медицина училищесына имтиханнар тапшырды һәм, балачак хыялын тормышка ашырып, шәфкать туташы һөнәрен үзләштерергә кереште. Укырга китәр алдыннан Динә Әминә апаларында кунды. Алар кич буе сөйләшеп, көлешеп, елашып чыктылар. 
– Динә, балакаем! Олы тормыш юлына аяк басасың. Барасы юлларың якты, кояшлы һәм бәхетле булсын! Мин синең өчен бик шатмын! Үзеңне сакла, бүгенгедәй акыллы һәм тәүфыйклы булып кал. Мин сине үзебездә кунакка көтәм, кайтып йөрерсең бит? Бәлки, йөргән юлларыңда булачак тормыш иптәшеңне, тиң ярыңны да очратырсың. Бәхетле киләчәк телим, – дип озатып калды аны Әминә апасы.
Динә Әминә апасына биргән вәгъдәсен онытмады. Бик тырышып укыды, училищеның иҗтимагый тормышында да, төркемнәре белән үткәрелгән чараларда да актив катнашты. Аны укытучылар һәрвакыт башкаларга үрнәк итеп куйды. Сирәк кенә булса да Әминә апаларына да кайтып йөрде ул. Әти-әниләр җыелышы булганда, Әминә апасы да, күчтәнәчләрен төяп, Динә янына ашыкты. 
– Әния апам, синең бу яхшылыкларыңны ничекләр түләп бетерермен икән? Син бит миңа әни дә, әти дә булдың. Хәзер дә мине кайгыртып торасың. Мансур абый белән сезгә рәхмәтем чиксез! Игелекләрегезне матур эш-гамәлләрем белән кайтара алсам иде, – диде ул һәрвакыт.
Динә тулай торакта яшәде. Иптәш кызлары белән төрле кичәләргә, театр-концертларга, дискотекаларга йөрергә дә вакыт тапты. Нәкъ менә шул чараларның берсендә юллары очрашты да инде Илдан белән.
Илдан, шәһәр егете булса да, тыйнак һәм гади иде. Авылга кунакка кайтканда да, беркайчан да күкрәк киереп, масаеп һәм мактанып йөрмәде. Иптәшләре арасында да һәрвакыт үзен төпле, акыллы, туры сүзле итеп танытты. Татарча дискотекаларның берсендә очратты ул Динәне. 
– Хәерле кич! Сезне чакырырга мөмкинме? – дип, кызның күзләренә карады ул.
Динә каршы килмәде, егетнең чакыруын кабул итеп, мәйдан уртасына чыкты. Әңгәмә корып җибәрделәр. Тик Динә Илданның кайбер сорауларын җавапсыз калдырды.
– Исемең бик матур, Динә! Ярый, кайсы яктан икәнеңне соңрак белербез. Бүген биредә үзең генәме? – дип кызыксынды Илдан.
– Юк, иптәш кызларым белән килдем. Минем бүген биисем килмәде, шуңа биючеләрне читтән күзәтеп тордым. Сез үзегез кайдан? Минем биредә булганым бар, әмма сезне бер дә күргәнем юк, – диде кыз.
– Бик игътибарлы икәнсең, Динә. Бу шәһәрдә күптән яшәсәм дә, минем бирегә беренче килүем. Әйтергә кирәк, бирегә килеп бик дөрес эшләгәнмен, чөнки сине очраттым, – дип, кызның күзләренә карады егет.
– Әллә башка танышларыгыз юкмы? – дип, серле итеп елмайды Динә. – Әнә, тирәгездә күпме кызлар! Кайсылары, сезне күргәч, сәлам дә бирде әле...
– Әйе, танышларым байтак монда. Югыйсә, чыннан да, бирегә беренче килүем. Динә, сезнең дә монда буласыгыз килми бугай, әйдә, урамга чыгыйк! Җәйге матур кичтә урамда йөрик әле, – дип, Илдан Динәне урамга чакырды.
Бу кичне Илдан Динәне тулай торакка кадәр озата кайтты. Күбрәк Илдан сөйләде, Динә дә сүзсез калмады. Шулай да үзенең балалар йортында үсүен һәм әти-әнисенең кем булуын белмәвен әйтергә читенсенде кыз. Шушы көннән башлап, Илдан һәр көнне Динә янына килә торган булды. 
Очрашуларына бер ел тула дигәндә, бер көнне Динә үзе Илданны кафега чакырды. Очрашу урынын да кичтән үк билгеләде. Кафеда, ризыкларга заказ биргәч, Динә сүз башлады.
– Илдан, бүген сине бирегә чакыруым юкка түгел, бүген – минем туган көнем. Һәрхәлдә, туу турындагы таныклыгыма шулай язылган. Минем әти-әнием юк. Мин аларның кем булуларын да белмим, шуңа бу хакта сорауларыңны һәрвакыт җавапсыз калдыра идем. Мин балалар йортында үстем. Анда минем иң кадерле кешем Әния апам булды. Ул бүген дә – минем терәгем, кайгыртучым. Мин аңа гомерем буе рәхмәтлемен, – дип, тын да алмый сөйләвен дәвам итте Динә. 
Вакыт-вакыт аның күзләренә яшь тулды. Илдан, кызның кулларын үз кулларына алып, тын калып аны тыңлады.
– Минем моңа кадәр беркайчан да туган көнемне билгеләп үткәнем булмады. Аңлыйсыңдыр, балалар йортында тәрбияләнүчеләрнең туган көннәре кемгә кирәк инде?! Әния апам гына туган көнемдә миңа тәмле әйберләр алып килеп, бүләкләр бирә торган иде. Ул көннәр минем өчен иң кадерлесе һәм бәхетлесе булып истә калды.  Шушы вакыт эчендә син минем якын кешемә әйләндең. Рәхмәт сиңа, Илдан, мин синең белән бик күңелле мизгелләр үткәрдем. Син – бик яхшы егет, мин сиңа бәхетле киләчәк телим, – дип сүзен төгәлләде кыз.
Бу мизгелләрдә Динә белән Илданның икесенең дә күзләренә яшь тулган иде. Берникадәр тын торгач, Илдан:
– Динә, әйдә, мин сиңа “Динәм” дип дәшим әле. Шулай дип дәшәргә рөхсәт ит. Сиңа никадәр авыр булуын әле генә аңладым, – диде Илдан. – Нигә балалар йортында үскән кыз белән очрашасым килми, дип уйлыйсың? Тормыш юлы бик катлаулы: кемдер әти-әнисенең кадерен белми, ә кайберәүләр әти-әни дип әйтергә тилмерә. Динәм, ихлас күңелдән әйтәм, мине дустың, терәгең һәм ышанычлы юлдашың итеп кабул ит. Мин сиңа гомерем буе тугры булырмын һәм ышанычыңны аклармын, дип вәгъдә итәм.
Бер-берсен яратучы, бер-берсен күз карашларыннан аңлаучы ике яшь йөрәк бу көнне бик озак сөйләште. Киләчәккә уртак хыяллар, планнар да кордылар. Ә икенче көнне Илдан Динәне әти-әнисе белән таныштырырга алып китте.
– Хөрмәтле әти-әнием, булачак киленегез – кызыгыз, минем яратканым Динә белән таныш булыгыз. Мин аны бик яратам! Сез дә Динәмне кызыгыз итеп кабул итәрсез, дип ышанам, – диде ул.
Илдан белән Динә өлкәннәр белән бергәләп чәй эчте. Бик җылы сөйләшү барлыкка килде. Әти-әнисенә ул Динәне озатып кайткач кына ачык итеп җавап бирде. Әнисе Кифая, канәгатьсезлек белдереп:
– Улым, мин Динәне начар дип бәя бирә алмыйм, әмма аның балалар йортында үсүе ошамый. Әллә, чынлап та, очрашуларыгызны туктатып, арагызны өзәсеңме? Безгә тиң гаиләдә үскән кызлар бетмәгән бит, – диде ул. 
Сүзгә әтисе Рафис кушылды.
– Кифая, балалар йортында үсүендә ул баланың ни гаебе бар?! Һәм нигә әле син “безгә тиң” дисең?! Бәлки, исән булсалар, без Динәнең әти-әнисенә “тиң булырга” тырышыр идек, анысын белмибез бит! Минемчә, Динә – бик акыллы, тәрбияле бала. Улым, мин каршы түгел, бик яхшы кыз тапкансың, – диде ул, улына елмаеп.
Динәнең укуын төгәллисе елны алар кызыл туйларын билгеләп үттеләр. Яшьләрне котларга Әминә апасы белән Мансур абыйсы да килде. 
Туйдан соң Илдан белән Динә әти-әниләре белән бергә яши башлады. Бу көннәрдә Динә үзен бик бәхетле хис итә иде, чөнки ул әти-әниле булды! Ул кайнатасы белән кайнанасына “әтием”, “әнием” дип кенә торды. Укуыннан йөгереп кайтып, өй җыештыру, якыннары өчен тәмле ризыклар әзерләү, Илданын сагынып көтеп алулар аның өчен әкият дөньясында яшәгән кебек тоелды. Тик бәхетле мизгелләр генә озакка бармады. Баштагы мәлне ягымлы булып кыланган Кифая җае чыккан саен Динәдән гаеп табарга тырышты. Җитмәсә, бик нык авырган әтиләре Рафисны хастаханәгә салдылар. Аңа Динәнең киенүе дә, пешергән ашы да, җыештырылган өе дә, хәтта Динәнең “Илданым”, “әнием” дип әйтүе дә ошамый башлады. Өстәвенә, әтиләре дә якты дөньядан китеп барды. 
Бу көннәрдә Динә Илданына да, Кифая өчен дә терәк, кайгыртучан хатын һәм бала булды, барысын да көйләргә тырышты. Илданы, аның алдына тезләнеп:
– Динәм, ярый әле янәшәмдә син бар! Мин бу дөньяда иң бәхетле кешедер, чөнки синең кебек ышанычлы, таянырлык тормыш иптәше бар кешегә дә туры килми. Син барыбыздан да көчлерәк! Рәхмәт сиңа! Син мине генә түгел, әниебезне дә кайгыртасың. Син – минем бәхетем! – дип әйтә иде.
Илдан өйдә юкта Кифая тарафыннан әйтелгән начар сүзләрне дә, аның гаепләүләрен дә Динә беркайчан да иренә әйтмәде. Кифая улы өйдә юк вакытта Динәгә: “Чыгып кит минем өемнән! Бу синең урының түгел! Син минем улыма тиң түгел, күземә күренмә!” – дип, алдына бүлеп куйган ризыкны атып бәрүләренә дә сабырлык белән үткәрде.  
Болай күпме дәвам иткән булыр иде микән, бервакыт Кифая йөрәк өянәге белән хастаханәгә ятты. Хәтта гәүдәсенең ярты ягы сизми, селкенми башлады. Ул тулысынча Динә тәрбиясенә калды. Бер көннән артык аңсыз ятканнан соң, иртәнге таң нурлары сузылган мәлдә аңына килде Кифая. Күзе янәшәсендә башын карават башына терәп йокымсыраган килененә төште. “Балам, кызым!” дип дәшкән тавышны Динә башта аңламыйча торды. 
– Әү, әнием! Шөкер, уяндың бит. Менә бит, Аллаһ бар ул! Сине бу дөньяга кайтаруын сорап ялваруыбыз ярдәм итте бит, шөкер, уяндың, әнием. Хәзер табибны чакырам, – дип, Динә чыгып йөрде. 
Табиб кереп чыкканнан соң гына Кифая килене белән тынычлап сөйләшә алды.
– Кызым! Мин бүген генә үземнең иң кадерле әни булуымны аңладым. Моңа кадәр шуны аңламавым өчен үземне бик гаеплим. Гафу итә алсаң, гафу ит мине. Беләм, син – бик киң күңелле, игелекле бала. Әтиегез дөрес әйткән, без сиңа тиңләшә алсак иде. Мин улыма шундый хатын, минем шундый киленем булуы өчен, Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтлемен. Рәхмәт сиңа, кызым! – дип, ул яшьле күзләре белән Динәгә карады, килененең кулын битенә терәде. Динә, бите буйлап аккан күз яшьләрен сөртә-сөртә:
– Әнием! Безнең кадерле әниебез! Елама инде. Сиңа еларга, борчылырга ярамый. Оныгыңгы кем карар, кем аңа әкиятләр укыр?! Рәхмәт, әнием! Мин сиңа бик рәхмәтле! Сез бит әти белән мине яратучы акыллы, тәрбияле ул үстергәнсез. Алдагы көннәребез тагын да матуррак, тагын да бәхетлерәк булсын! Берүк яңадан авырма, әнием! – дип, кайнанасының яшьләрен сөртте. 
– Әле әтисе беләме соң бу сөенечле хәбәрне? – дип сөйләшкән мәлдә палатага Илдан килеп керде. Ул әнисе белән Динә арасындагы якынлыкны күреп, сөенеченнән балкый иде.
– Улым, тәбриклим! Син әти булачаксың. Мин сезнең өчен бик шат, балалар! Әтиегез генә иртәрәк китте, бу сөенечле хәбәрне ишетә алмады. Без бу хәбәрне аңа да җиткерербез, – диде Кифая.
Илдан исә бу сөенечле хәбәрдән Динәсен күтәреп үк алды:
– Рәхмәт, кадерлем, барысы өчен дә рәхмәт сиңа! Бәхетебезгә күзләр тимәсен! Мин иң яхшы әти булачакмын! – дип, кат-кат кабатлады Илдан.
Җиде айдан бәхетле гаилә йортларына уллары Илһамны алып кайтты. Улына исемне Илдан кушты. Кифая, йөри алмаса да, коляскада утыра алуы белән дә бәхетле иде. Аны кызы Динә тәрбияләде. Ул бүген, көзнең алтын төсләренә сөенеп, бәхетле картлык кичерә. Әнә, алар урам буйлап килә. Бәхетеннән нур балкыган Илдан әтисенең кочагында тәмле итеп йоклаучы улын күтәргән, Динә коляскада утыручы әниләре Кифаяны этә. Аларның бәхеттән балкыган йөзләре дөньяга нур тарата.


Фирая Сафиуллина.

Фото – «Татар-информ» архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев