Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Календарьда - дата

Закон сагында – гаделлек тәэмин итүчеләр

Быел прокуратура системасында хезмәт куючылар Россия прокуратурасының 301 еллыгын билгеләп үтә.

Прокуратура хезмәткәрләре дәүләтнең һәм җәмгыятьнең генә түгел, аерым кешеләрнең дә хокукларын, иреген саклауга юнәлтелгән эшчәнлек алып бара.
– Прокуратураның куәте хокук саклау мөмкинлекләреннән чыгып бәяләнә. Бик еш кына безгә хокуклары һәм мәнфәгатьләре бозылган гражданнар ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Узган ел мөрәҗәгатьләрнең күбесе гражданнарның хокукларын,  хезмәткә хокукны яклау һәм торак мәсьәләләренә бәйле булды. 2022 елда Мөслим районы прокуратурасы тарафыннан 116 мөрәҗәгать каралды, – ди район прокуроры Данис Әхмәтҗанов.
Халыкның дәүләт законнарына ышануы һәм аларга таянуы – прокуратураның намуслы хезмәте нәтиҗәсе. Мөслим районы прокуратурасы хезмәткәрләре тормышның барлык юнәлешләре буенча законнарның үтәлешен тәэмин итүдә зур көч куеп эшли. 
– Безгә хокукларын яклауны үтенеп, физик затлар да, юридик затлар да еш мөрәҗәгать итә. Прокуратурада хезмәт куйган кеше, иң беренче чиратта, намуслы булырга тиеш. Һәр гариза игътибар үзәгендә. Узган ел район прокуратурасы тарафыннан 385 хокук бозу очрагы ачыкланды. Мөслим районы судына 12 дәгъва бирелде, 10 административ эш кузгатылды, закон бозуларга чик кую максатыннан 217 прокурор күрсәтмәсе кертелде, 113 хокукый актка протест белдерелде. Балигъ булмаганнар, пенсионерлар, инвалидлар хокукларын яклау исә прокуратураның өстенлекле бурычларының берсе булып тора, – ди Данис Әхмәтҗанов.
Прокуратура хезмәткәрләре вакыйгаларны алдан күзаллый белә, ягъни алар закон бозуны кисәтүгә дә өлешләрен кертә. Моңа әйләнә-тирә мохитне, табигатьне саклау, табигать байлыкларыннан файдалану, торак-коммуналь хуҗалыгы эшчәнлеге, төзелеш сферасы да керә.
Хокук бозуларны һәм җинятьләрне тикшерү генә түгел, закон бозу ачыкланган һәм суд эшендә гаделсезлек очраклары килеп чыккан очракта прокуратура гражданнарның конституцион хокукларын яклауны үзенең төп бурычы итеп куя.
Прокурорларның суд утырышында катнашуы гадел хөкем чыгаруда ярдәм итә. Узган ел дәлилләнмәгән сәбәпләр аркасында җинаять эше кузгатылмый калган 24 карар район прокуратурасы тарафыннан кире кагылган. 2022 елда район прокуратурасы хезмәткәрләре 55 җинаять эшенә дәүләт гаепләвен хуплаган, 19 гражданлык эшен карауда катнашкан.

Лилия Шәймиева

Лилия Шәймиева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев