Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Календарьда - дата

17 ноябрь – Участок инспекторлары көне

Районда җиде участок инспекторы эшли. Шуларның өчесе район үзәгенә беркетелгән. 10 ноябрь – Полиция хезмәткәрләре көнендә участ- ковый Вячеслав Ильясовка өр- яңа «Нива» авто- мобиле бирелде.

Полициянең иң зур отряды булган участок инспекторларына халыкның хөрмәте дә зурдан. Участковыйлар халыкның ихтыяҗын һәм хокукларын яклый, җинаять һәм тәртип бозуларны булдырмый калучы да, хокук бозуларны ачыклаучы да – алар! Район эчке эшләр бүлегендә хезмәт куючы Данил Гыйләҗетдинов – шуларның берсе.
Данил – Дусай авылы егете. Баек мәктәбендә 9 сыйныфны тәмамлагач, укуын Түбән Кама политехника көллиятендә дәвам итә. Төзүче-мастер белгечлеге алган егет, укуын тәмамлагач, үзе теләп армия сафларына китә. Ростов-на-Дону шәһәрендә сержантлар мәктәбен тәмамлаган Данилны Төньяк Осетиянең Моздок шәһәренә җибәрәләр. Биредә ул БМП-2 машинасы командиры була. Сержант дәрәҗәсе алып, 2013 елда туган ягына әйләнеп кайта.

– Хәрби хезмәттә узган вакыт күңелгә сеңеп калган. Шуңа, һич икеләнмичә, алдагы тормышымны хокук һәм тәртип сагында үткәрергә, дигән фикергә килдем. 2014 елда район полиция бүлегенә эшкә урнаштым. Участок инспекторының эше җиңел түгел. Административ беркетмәләр төзү, мөрәҗәгать-гаризалар белән эшләү дә шактый вакытны ала. Бәйрәмнәрдә һәм төрле чараларда тәртип саклау, рейдларда катнашу да участок инспекторы вазыйфасына керә. Эшемне яратып, намус белән башкарам, – ди Данил.
Данил участок инспекторы булып сигез ел хезмәт куя.Үзенә билгеләнгән участокта эшне тел-теш тидермәслек итеп башкара. Кечкенәдән хыялланган кинолог һөнәрен үзләштерә райондашыбыз. РФ Эчке эшләр министрлыгы каршындагы Казан юридик институтының дүртенче курсында белем ала. Полициядә хезмәт иткән вакытта Данилны Дагыстанга командировкага җибәрәләр.
Батыр хезмәте өчен бик күп медальләргә һәм күкрәк билгеләренә – “За службу на Северном Кавказе”, “За ратную доблесть”, “За укрепление боевого содружества”, Жуков медале, “За службу на Кавказе”, “Участнику боевых действий” күкрәк билгесе, “Участнику контртеррористической операции на Кавказе”, өченче дәрәҗә “За отличие”, “75 лет Великой Победы. Полководцы Победы” истәлек медаленә ия була.
Участок инспекторы кеше язмышы өчен җавап бирә. Тәүлекнең кайсы вакыты булуга карамастан, вакыйга булган урынга беренче булып участковыйлар килә. Үзләренә билгеләнгән участокта һәр гаиләнең холык-фигылен өйрәнеп, проблемалы гаиләләрне контрольдә тотучы да алар.

– Участок инспекторының эше бик җаваплы һәм куркыныч. Халык белән тыгыз элемтәдә булу өчен райондашларның уй-фикерләрен өйрәнү дә таләп ителә. Җәмәгать урыннарында тәртип саклаучыга психолог та, юрист та булырга кирәк. Участковыйлар төрле кешеләр белән очраша, арада элек хөкем ителгәннәр дә, социаль яктан уңышсыз саналганнары да бар. Җинаять кылырга мөмкин булган затлар белән вакытында профилактика үткәрү бик күп аяныч хәлләрдән саклап калырга мөмкин, – ди район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Марат Дәүләтшин.

Лилия Шәймиева

Лилия Шәймиева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев