Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Календарьда - дата

Пионерия туган көн

1922 елның 19 маенда В.И.Ленин исемен йөртүче пионер оешмасына нигез салына.

19 май - Пионер туган көне.  1922 елның 19 маенда комсомолның икенче Бөтенроссия съезды пионер оешмалары төзү турында карар кабул итә. 1924 елны Бөтенсоюз пионер оешмасына В.И. Ленин исеме бирелә. 1990 елга кадәр оешма Советлар Союзының яшь гражданнарын патриотик рухта тәрбияли. Үзгәртеп кору чоры башлангач, башка бик күп иҗтимагый  оешмалар кебек пионерия дә тарала.

Әмма пионерның ләззәтен татыган, аның белән горурланучылар өчен 19 май һаман Пионер көне булып кала бирә. Пионер сафларында тәрбияләнеп илебезгә, дәүләтебезгә файда китерүчеләр әле хәзер дә шул чакларны сагынып искә алалар. Үткәннең матур бәйрәме белән сезне, өлкән буын пионерлары!

Фотоларда - Мөслим лицеенда очрашу, Г.Тукай исмендәге Мөслим урта мәктәбендә пионер туган көнгә багышланган чара

Гүзәл Вагыйзова, Гөлшан Мәүлиева фотолары

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев