Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Календарьда - дата

Һәркемнең йөрәгендә

Сугышчан һәм хезмәт даны мемориаль комплексында әфганчылар көненә багышланган митинг узды.

34 ел элек 15 февральдә Әфганстаннан Совет гаскәрләренең чикләнгән контингентын чыгару тәмамлана. Әлеге дата – яу кырында ятып калган, сугышчан хәрәкәтләрдә катнашкан ватандашларыбызны хәтерләрдә яңарту көне. Чарада әфганчылар, хезмәт ветераннары, оешма-предприятие коллективлары, район үзәгендәге мәктәпләрдә укучылар катнашты.
Тантаналы митингны район башлыгы Альберт Хуҗин ачты. 
– Кайнар нокталарда интернациональ бурычларын үтәгән райондашларыбызны искә ала торган көн бу. Әниләренең, якыннарының күз яшьләре, сагыну-сагышлары белән сугарылган көн. Әфган сугышында 128 райондашыбыз катнаша, шуларның алтысы яу кырында ятып кала. Яшь буынны патриотик рухта тәрбияләүдә, илне яратырга өйрәтүдә әфганчыларның роле зур, – диде район башлыгы.
Сугыш кырында ятып калган райондашларыбызны 1 минутлык тынлык белән искә алдылар. Сарман һәм Мөслим районнары буенча хәрби комиссар урынбасары Ленар Хәмидуллин: “Гаилә кыйммәтләре беренче урында тора. Балалар традицияләр нигезендә тәрбияләнә. Җиде буынын белгәндә генә ул тарихны беләчәк. Чөнки һәр сугыш, һәр фаҗига нәсел буынында чыгылыш таба. Әти-әнигә хөрмәт белән үскән бала илгә авырлык килгәндә аны яклауны бурычы итеп саный”, – диде.
– Безнең егетләр кырыс шартларда хезмәт итсәләр дә, сынмадылар, сыгылмадылар, хәрби бурычларын намус белән үтәделәр. Сафларыбыз елдан-ел сирәгәя. Иң яшь солдатыбызга да – 55 яшь. Без бүген дә аралашып яшибез, очрашып торабыз, бакыйлыкка күчкән дусларыбызны онытмыйбыз. Хезмәттәшләребезнең әниләре янына барып, хәлләрен белешәбез, бер-беребезгә ярдәм итәбез, – диде әфган һәм интернациональ сугыш ветераннары берләшмәсе җитәкчесе Данил Госманов.
Әфган сугышы ветераны, “Кызыл йолдыз” ордены кавалеры Маис Шәриповның тормыш иптәше Илсөя Шәрипова, бик дулкынланып, хис-кичерешләре белән уртаклашты. 
– Әфганчылар оешмасы кирәкле, лаеклы эшләр башкара. Әфганчыларның батырлыгын мәңгеләштерү максатыннан алар яшәгән йортларга элмә такталар кую – аларның батырлыгын киләчәк буынга тапшыруның бер мисалы. Андый элмә тактаны безнең йорт диварына да куйдылар. Ул көн гаилә тарихында онытылмаслык хатирә булып кереп калды. Батырлыкның беркайчан да югалмавына, хәтернең яшәвенә дәлил булды ул көн. Чараны оештыруда катнашкан һәркемгә рәхмәтемне җиткерәм! – диде ул.
– Райондашларым – Мари Бүләр һәм Усаклык авылларыннан өч егет Әфганда мәңгелеккә ятып калды. Хезмәттәшләрем Флера һәм Дофак Фәттаховларның уллары Айрат Әфганда хезмәт итте. Уллары Әфганда хезмәт иткәндә хезмәттәшләремнең борчылулары, 34 ел узса да, һаман хәтердә. Бүген махсус хәрби операциядә катнашучы уллары өчен ут йотып яшәүче әти-әниләр бар. Сугышлар булмасын! Ир-егетләр туган җирләренә исән-сау әйләнеп кайтсын!, – диде Фирая Йосыпова
Митинг тәмамланганнан соң райондашларыбыз яу кырында һәлак булган әфганчылар истәлегенә чәчәкләр салды.

Наилә Сәлахова.
Наилә Сәлахова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев