Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Календарьда - дата

Геройларны үзебез тәрбиялибез

9 декабрьдә Ватан геройлары көне билгеләп үтелде.

Сугышчан һәм хезмәт даны мемориаль комплексында Ватан геройларын искә алдылар.
Тантаналы чарада район башлыгы Альберт Хуҗин, локаль сугышлар ветераннары, оешма-предприятие коллективлары, мәктәп һәм техникум укучылары катнашты.

– Ватан геройлары көне ныклы рух, ватанпәрвәрлек, ихтыяр көче, кыюлык һәм эшсөючәнлек, Ватан мәнфәгатьләре өчен үз-үзеңне корбан итүгә әзерлек турында сөйли. “Россия герое” дигән мактаулы исемне йөртүчеләр – һәркем өчен үрнәк! Без арабызда геройлар яшәвен белергә тиеш, – диде локаль сугышлар ветераннарының район бүлеге җитәкчесе Данил Госманов.

– Ватан геройлары көнендә без Советлар Союзы геройларына, Социалистик хезмәт геройларына, Дан ордены кавалерларына хөрмәтебезне күрсәтәбез. Алар безнең өчен һәрвакыт батырлык символы булачак, – диде район башлыгы Альберт Хуҗин.

–Мобилизацияләнгән райондашларыбызны да геройлар дип атарга була. Илебез тынычлыгын сакларга киткән батыр йөрәкле ирегетләрнең дә бәйрәме бүген.
Әлеге чарада мәктәп укучылары һәм техникум студентлары да катнаша. Батыр райондашларыбызның исемнәре урын алган стелалар, каһарман солдатларыбызның бюстлары мемориалда матурлык өчен генә куелмаган. Райондашларыбызның батырлыгын, геройларның исемнәрен яшь буын белергә тиеш.

– Ел саен Ватан геройлары көне уңаеннан мәктәбебездә ир-егетләр арасында Советлар Союзы герое Петр Днепров истәлегенә волейбол турниры уза. Укучылар герой исемен йөрткән мәктәптә белем алулары белән ихластан горурланалар. Рус Шуганда туыпүскән Петр Днепров Советлар Союзы герое булыр, дип берәү дә уйламагандыр. Петр Днепров үрнәгендә белем һәм тәрбия алучы укучылар киләчәктә дә горурлыгыбыз булыр, дип ышанам. Геройларны укытучылар, җәмгыять һәм менә шундый чаралар тәрбияли. Бу датаның әһәмияте дә шунда, – ди Рус Шуган мәктәбе директоры Фирдәвес Фәрхетдинов.

– Ватан геройлары көне уңаеннан мәктәбебездә тәрбияви класс сәгатьләре уза. Районыбыздан чыккан Советлар Союзы геройлары  Илдар Маннанов, Гыймазетдин Вәҗетдинов, Петр Днепров, Дан орденының тулы кавалеры Бадыйк Салихов исемнәрен һәр укучы белә. Алар – безнең горурлыгыбыз, милли байлыгыбыз. Укучыларны аларның үрнәгендә тәрбияләү – геройларны хөрмәтләү ул, – ди Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе директоры Эльмира Исламова.
Тантаналы чарада катнашучылар мәңгелек ут янына чәчәкләр салды.

Лилия Шәймиева

Айзилә Мөхәммәтҗанова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев