Бүген Рус теле көне
Нәкъ 6 июнь көнне 1799 елда Мәскәүдә бөек рус шагыйре А.С. Пушкин туа.
Һәр елны 6 июнь Россиядә Пушкин көне (Рус теле көне) буларак билгеләп үтелә. Юкка гына түгел, әлбәттә. Нәкъ 6 июнь көнне 1799 елда Мәскәүдә бөек рус шагыйре А.С. Пушкин туа.
Пушкинны рус әдәби теленә нигез салучы дип атыйлар. Шагыйрьнең бай әдәби мирасын төрле яшьтәге, милләттәге, диндәге халыклар бердәй ихтирам итә, ярата, өйрәнә. Аның шигырьләре дөньяның дистәләгән теленә тәрҗемә ителгән.
Фото - Татар-информ архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев