Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Календарьда - дата

Балаларны яклау көне (фоторепортаж)

Халыкара балаларны яклау көненә багышланган чаралар «Яшьлек» спорт һәм сәламәтләндерү комплексы территориясендә үзды.

Халыкара балаларны яклау көненә багышланган чаралар "Яшьлек" спорт һәм сәламәтләндерү комплексы территориясендә үзды. Балалар өчен бай эчтәлекле күңел ачу программасы чараның кунаклары – Чебурашка, Былтыр һәм Шүрәле катнашындагы театральләштергән күренештән башланды.

Чарада концерт номерлары белән сәнгать мәктәбендә укучы сәләтле балалар гына түгел, чарага килгән кунаклар да катнаша алды. Иң элек балалар һәм аларның әти-әниләре “Алдынгылар хәрәкәте”нең флешмобына актив кушылып биеде. Мәйданчыкларда осталык дәресләре узды, профессияләр белән танышу мөмкинлеге дә бар иде.

– Балалар – безнең киләчәгебез, якты өметебез! Балалар – тормышыбызның бар мәгънәсе һәм илһам чыганагы. Кадерле балалар, сәламәт, акыллы, белемле һәм игелекле булып үсегез! Әти-әниләрегез сезне һәрвакыт яратып, саклап үстерер. Үз туган ягыгызның чын патриотлары, мактаулы гражданнары булыгыз! – диде район башлыгы Альберт Хуҗин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев