Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Календарьда - дата

Бәйрәм белән, энергетиклар!

Район башлыгы Мөслим электр челтәре хезмәткәрләрен котлады.

Район башлыгы Альберт Хуҗин Мөслим электр челтәре хезмәткәрләрен бәйрәм белән котлады.
- Хөрмәтле энергетика хезмәткәрләре һәм ветераннары! 

Һөнәри бәйрәмегез - энергетиклар көне белән җылы котлауларны кабул итегез!
Хәзерге вакытта икътисадның үсешен, оешмаларның һәм предприятиеләрнең тотрыклы эшләвен, халыкның тормыш итү уңайлылыгын  ут һәм җылылыктан башка күз алдына да китерүе кыен. Энергетиклар хезмәте аерым хөрмәткә һәм ихтирамга лаек. Югары көчәнешләр, тәүлек буе эшләү графигы һәм зур җаваплылык - болар барысы да үз эшенә бирелгән һөнәр ияләренең  көндәлек эше.
Бу бәйрәм көнендә сезгә һөнәри осталыгыгыз өчен рәхмәт белдерәбез. Сезнең ярдәм белән тормышыбыз тотрыклы, ышанычлы һәм куркынычсыз электр энергиясе белән тәэмин ителә.
Тармакның барлык хезмәткәрләренә һәм ветераннарына нык сәламәтлек, яңа казанышлар, бәхет, иминлек, авариясез эш һәм уңышлар телибез!, - диде район башлыгы.

Фото - район администрациясе матбугат хезмәте архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев