Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Календарьда - дата

22 август – Россия флагы көне

1991нче елның 22 августында РСФСР власте Россиянең тарихи әләмен милли байрак дип санарга карар итте. Ул ак, аксыл-зәңгәр һәм ал төстәге буйлардан тора. Илдә яңа бәйрәм – Россиянең дәүләт флагы көне барлыкка килде. Ул 22 август көнне билгеләп үтелә.

Триколорга багышланган бәйрәм рәсми дип саналмый, шул сәбәпле бу көн ял көне түгел.

Россия триколорының тарихы 310 елдан артып китә. 1705 елда ук Петр Беренче барлык сәүдә корабларына ак-зәңгәр-кызыл байрак астында йөзәргә куша. Бу төсләрне патша үзе сайлый. Бары тик XIX гасыр ахырында гына әләм рәсми төстә дәүләтнеке дип таныла.

Әмма Флаг көне башка вакыйгалар – 1991нче елның 22 августында (август путчы вакытында) тарихи триколор торгызылу хөрмәтенә булдырыла. Нәкъ менә 1991нче елның 22 августында Югары Совет карары белән триколор милли әләм дип исәпләнә башлый һәм Мәскәүдә Ак йорт өстендә беренче тапкыр рәсми рәвештә беркетелә.

2000 елда “РФ дәүләт байрагы турында” Федераль Конституция Законына кул куела.

Россия флагы көнендә барлык регионнарда да тантаналы патриотик чаралар, спорт ярышлары, авто-, вело-һәм мотойөрешләр, флешмоблар, конкурслар һәм концертлар үтә. Барлык чараларның да максаты бер – Россия дәүләт символларының мөһимлеген күрсәтү. Бәйрәмнәр Россия гимнына байракны күтәрү белән башлана. Бу көнне дәүләт бүләкләрен тапшыру да гадәткә керде.

Бәйрәм көнендә 1991нче елның августында булган фаҗигале хәлләр турында да онытмыйлар. Мәскәүдә, мәсәлән, август путчы вакытында вафат булучыларга куелган монументка чәчәкләр салына.

Фото - Мөслим-информ архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев