Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Календарьда - дата

18 май - Халыкара музейлар көне

Мөслим туган як музеенда «Музей төне» акциясе узды.

18 май - Халыкара музейлар көне. Шул уңайдан, Мөслим туган як музеенда Халыкара музейлар көненә багышланган зур чара узды.

«Музей төне» акциясе кысаларында бик матур бәйрәм булды. Чараның беренче өлеше әти-әниләр өчен экскурсия белән башланды. Экскурсия барышында килгән кунаклар район тарихы, музей эшчәнлеге һәм күп төрле кызыклы мәгълүмат белделәр.Икенче өлешендә укучылар өчен осталык дәресе үтте. Дәрестә укучылар үз куллары белән калфак ясадылар. Алдан вәгъдә иткәнчә, чара гаҗәеп матур, мавыктыргыч булды. Кунаклар бик канәгать булып, оештыручыларга, осталарга рәхмәтләрен әйтеп таралышты, - дип хәбәр итәләр туган як музееннан.

Фото - туган як музее архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев