Халык битараф түгел
Авыл җирлекләрендә халык җыеннары үтте
Җирлек башлыклары 2024 елның беренче яртыеллыгы буенча хисап тотты. Җыеннарда район башлыгы Альберт Хуҗин катнашты һәм райондашларыбызны борчыган мәсьәләләргә тукталды.
Иске Карамалы авыл җирлеге биш авылны берләштерә. Җирлектә авыллар төзек. Халык шәхси йортларын ныгытуга, төзекләндерүгә зур игътибар бирә. Яңа йортлар төзелә. Ихаталар караулы, күбесенең капка төбен чәчкә-гөлләр бизи. Җирлекне борчыган төп мәсьәлә – су проблемасы. Җыенда да бу хакта сүз булды.
– Моннан өч ел элек Әлмәт бактереологик лабораториясендә җирлегебездәге суның сыйфатын тикшерткән идем. Ул эчәргә яраксыз дип табылды. Без һаман шул суны эчәбез. Яңа Усы авылының Бәчүк чишмәсеннән ел дәвамында су ташыдым. Хәзер аның да суы яшелләнә башлады. Суны Бикмәчтән алып кайтам. Күрше авылдан су ташыйбыз, мондый хәлнең гомер булганы юк иде! Ярый әле җәй яңгырлы булды, авыл халкы суга интекмәде. Коры җәй килгәндә, суга интегәбез: авылның яртысына су җитми. Моның сәбәбе: җирлектәге барлык су насослары Күбәк авылында урнаштырылган, Иске Карамалыда су насосы берәү генә. Су әйләнеп килергә өлгерми, Карамалы белән Күбәк авыллары арасы – 3,5 километр! – диде Гөлназ Шәмси.
Калмыя елгасы аша салынган асылмалы ике басманың таушалуы, искерүе турында да сүз булды. Авыл җирлеге башлыгы Илнур Кәримов әлеге басмаларның быел ремонтланачагы турында белдерде.
Яңа Карамалы мәчетендә газ кертү эшләре бара икән. Бу эш иганәчеләр һәм Хисаметдин хәзрәтнең шәхси тырышлыгы белән башкарыла.
Лилия Шәймиева фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев