Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Инвалидлар ункөнлеге

“PRO-ата-ана” региональ проекты киңәшмәсе

“Әтиләр берлеге”нең максаты – балалар турында кайгырту.

Инвалидлар декадасы кысаларында ата-аналар җәмгыяте эшчәнлекләрен берләштерүгә юнәлдерелгән “PRO-ата-ана” региональ проекты киңәшмәсе узды.
Район мәдәният йортында узган чарада “Әтиләр берлеге” ТР Иҗтимагый оешмасы рәисе урынбасары Әмир Мамин катнашты һәм “Әтиләр берлеге” иҗтимагый оешмасы эшчәнлеге белән таншытырды. Район прокуроры ярдәмчесе Илвир Бәхтиев әти-әниләрнең хокуклары һәм бурычлары турында чыгыш ясады.
– “Әтиләр берлеге” – республикадагы иң зур ата-аналар берләшмәсе. Һәрбер районда әтиләр берләшмәләре эшли.
Берләшмә эшчәнлегенең төп максаты – традицион гаилә мөнәсәбәтләрен пропагандалау һәм саклау. Алар төрле шартларда яшәгән гаиләләргә ярдәм күрсәтүдән дә читтә калмый, – диде Әмир Мамин.
Чарага район үзәге һәм авыл мәктәпләренең әтиләр советын җитәкләүчеләр, күпбалалы, тәрбиягә бала алучы гаиләләр, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле райондашларыбыз чакырылган иде. Очрашу барышында әти-әниләр үзләрен борчыган сораулар белән мөрәҗәгать итте. Балигъ булмаганнар өчен комендант сәгатен бозган өчен җаваплылык, армиягә чакырылу мәсьәләләре дә күтәрелде.

– Әтиләр советы эшчәнлеге һәр сыйныф өчен бик отышлы, дип уйлыйм. Әниләргә генә әйтеп бетермәгән серләрне, гадәттә, кызлар әтисе белән уртаклаша. Кызым лицейда белем ала. Без аның белән әти белән кыз гына түгел, якын дуслар да. Әти белән бала арасында үзара аңлашу булсын дисәң, балаңа игътибарны жәлләмәскә, мәктәп үткәргән чараларда гаиләң белән бергәләп катнашырга кирәк, – ди Тат.Бүләрдән Рифат Нәҗипов.

“PRO – ата-ана” республика проекты белгечләре семинарлар да үткәрде. Белгечләр көн кадагындагы мәсьәләләр буенча ата-аналар белән дүрт мәйданчыкта эш алып барды. Сәләмәтлекләре чикләнгән, тәртип ягыннан игътибар таләп иткән балалар үстерүче, чит балаларны тәрбиягә алган гаиләләр белән әңгәмәләр оештырылды.
Бу көнне район үзәк хастаханәсендә тар белгеч табиблар да эшләде. – Табибларның районга килүен оештыру – безнең өчен бик сөенечле. Чөнки баланы күрсәтү өчен шәһәргә җыенып чыгып китәргә юл шактый чыгымнар сорый. Үзәк белгечләре һәр балага әниләре кебек җылы мөгамәләдә булып, үзләренең киңәшләрен бирде. Без бик канәгать калдык, – ди райондашыбыз Чулпан Зиннәтуллина.
Белгечләр район поликлиникасының балалар бүлегендә башлангыч чорда авыруны ачыклау максаты белән сәламәтлекләре чикләнгән райондашларыбызны кабул итте. – Без Түбән Кама шәһәренең “Дар” реабилитация үзәгеннән килдек. “Proата-ана” проекты нигезендә ел да табибларның һәм белгечләрнең күчмә мобиль бригадасы килүе оештырыла. Бу чарада без бик теләп катнашабыз. Мөслимдә шактый күп сабыйны кабул иттек. “Көч –  балаларда” республика тернәкләндерү фонды күпбалалы, аз тәэмин ителгән, тәрбиягә бала алган, шулай ук инвалид һәм сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикле балалары булган гаиләләргә ярдәм итә. Балаларны психиатр, логопед-дефектолог, реаниматолог, ЛФК һәм башка белгечләр карый, – ди “Дар” үзәге табиблары.

Лилия Шәймиева

Лилия Шәймиева фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев