Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Җиңү язы

Мөслим-информ хезмәткәрләре #МойГеройМояСемья #МинемГеройМинемГаилә флешмобына кушылды

Бабам Сәлимов Гариф Нурулла улы 1938 елда Совет Армиясе сафларына алына һәм 1942 елда, хәрби кадрлар әзерләү курсларын үткәч, сугышка керә. 165нче укчылар дивизиясенең 751нче укчылар полкында хезмәт итә ул.

1943 елның августында исемсез биеклекне алганда бабам каты яралана һәм үзе белән бергә хезмәт иткән татар егете ярдәме белән исән кала. Үлеләр арасында табылмагач, “Ул исән булырга тиеш!” – дип якташы аны эзләп китә. Снаряд шартлау нәтиҗәсендә бабам җир астында күмелеп калган була. Иптәшләре аны тапканда 25 яшьлек егетнең чәчләре ап-ак була! 

Батырлыклары өчен бабам СССР Югары Советы Президиумы указы белән II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә. Бүләк хуҗасын 20 ел үткәч эзләп таба! Бу хакта район газетасында “20 елдан соң орден хуҗасын тапты” дигән мәкәлә дә басылып чыга. Ә I дәрәҗә Ватан сугышы орденын аңа 1985 елда тапшыралар. 

Сугыштан соң бабам төрле тармакларда хезмәт куя. Военрук, Фома авыл советы рәисе, 1954-1958 елларда КПСС райкомының Чулпан МТСы буенча партия инструкторы, Госстрах хезмәткәре булып эшли.

Римма Афзалова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев