Татарстан укучылары 29 октябрьдән көзге каникулларга чыга
Бәйрәм көннәрен исәпкә алып, балалар барлыгы 11 көн ял итәчәк
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бердәм график балаларның иминлеген тәэмин итү һәм ялларын дөрес оештыру максатыннан эшләнгән. Ведомство шулай ук 2026/2027 уку елына каникулларның түбәндәге вакытларын тәкъдим итә:
- Кышкы каникуллар: 2026 елның 31 декабреннән 2027 елның 10 гыйнварына кадәр (11 көн).
- Беренче сыйныфлар өчен өстәмә каникуллар: 2027 елның 13—21 феврале (9 көн).
- Язгы каникуллар: 2027 елның 27 мартыннан 4 апреленә кадәр (9 көн).
Уку елы 26 майда тәмамлана, ә җәйге каникулларның озынлыгы кимендә 8 атна булачак (9 нчы һәм 11 нче сыйныф укучылары өчен дәресләр тәмамлану вакыты Бердәм дәүләт имтиханнары расписаниесенә карап билгеләнә).
Көзге каникуллар вакытында республиканың мәктәп яны лагерьларында 13 меңнән артык бала, алар арасында махсус операциядә катнашучыларның 1 338 баласы ял итә алачак. Барлыгы 324 шундый лагерь эшләр дип планлаштырыла.
Фото – Татар-информ
Нет комментариев