Гаилә хезмәтенең татлы җимеше
Гаилә бизнесының төп юнәлеше
Мөслим эшмәкәре Рәшит Гайфиев гаилә әгъзалары белән бергә камыр ризыклары һәм кондитер эшләнмәләре җитештерә. Гаилә бизнесының төп юнәлеше – тортлар, пирожныйлар һәм төрле татлы ризыклар әзерләү. Гайфиевләр өйдә әзерләнгән ризыкларның тәмен, гаилә җылысын һәм милли ризык традицияләрен саклап дистә елга якын эшли.
Мөслим казлары – районның танылган бренды
Ит эшкәртү тармагында уңышлы эшләүче фермерларның берсе – Ирек Хамадишин. Аның 2005 елда оешкан крестьян-фермер хуҗалыгы бүген каз үстерү һәм аның итеннән төрле ризыклар әзерләү юнәлешендә танылган.
Ирек Хамадишин Раиф Мортазин белән берлектә "Агролидер" кооперативы эшчәнлеген алып бара. Биредә казны үстерүдән башлап, әзер продукцияне кулланучыга җиткерүгә кадәр тулы җитештерү чылбыры булдырылган.
Сугым сезонында кооперативта тәүлегенә 300 дән артык кош-корт эшкәртелә, барысы 30 меңнән артык каз махсус цех аша уза. Биредә какланган, ысланган, тозланган һәм туңдырылган казлар, каз итеннән төрле ризыклар, эретелгән каз мае җитештерелә. Хуҗалыкта асралучы 14500 каздан сезон саен 420-430 мең йомырка алына. Биредә йомырка инкубацияләүдән башлап, үстерү, итен эшкәртү һәм әзер продукцияне сатуга кадәр тулы җитештерү чылбыры булдырылган. Кооперативның сату географиясе Беларусьтан Иркутск өлкәсенә кадәр сузыла. Фермер каз мамыгын эшкәртү һәм киләчәктә үз татар каз токымын булдыру мөмкинлекләрен дә өйрәнә.
Мөслим казлары республикада һәм күрше төбәкләрдә билгеле. Хуҗалыкның какланган татар казы "Россия тәмнәре" бөтенроссия бәйгесендә беренче урынга лаек булды. Бу уңыш – милли ризыкларыбызны таныту һәм районда җитештерелгән продукциянең абруен күтәрү өчен әһәмиятле вакыйга.
Кооперативның эшчәнлеге шәхси ярдәмче хуҗалыклар өчен дә файдалы. Биредән каз бәбкәләре алып үстерүчеләр соңыннан кошларын эшкәртүгә тапшыра ала. Бу авыл халкына өстәмә керем алу мөмкинлеге бирә.
Хәләл ярымфабрикатлар
Шәхси эшмәкәр Эльза Ибраһимова җитәкчелегендә хәләл ярымфабрикатлар җитештерелә. Предприятиедә әзерләнгән ризыкларның ассортименты бай. Кулланучыларга котлет, манты, голубцы, тефтели, пилмән, кыстыбый, токмач, сарык итеннән шашлык һәм стейклар тәкъдим ителә.
Сыйфатлы һәм тиз әзерләнә торган ризыклар көндәлек мәшәкатьләр белән яшәүче хуҗабикәләрнең хезмәтен җиңеләйтә. Җирле җитештерүче милли ризыкларга өстенлек биреп, сатып алучыларга төрле тәмдәге хәләл продукция тәкъдим итә.
Гаилә бизнесы – ит эшкәртүнең уңышлы үрнәге
Районда азык-төлек сәнәгатен үстерүгә үз өлешен кертүче эшмәкәрләр арасында Илназ һәм Ралина Бәшировлар гаиләсен дә атап үтәргә кирәк. Кошчылык белән шөгыльләнүче фермерлар вакыт узу белән ит эшкәртү юнәлешен дә үзләштерде.
Хуҗалыкта үстерелгән кош-кортны тереләй яки түшкә килеш сату белән генә чикләнмичә, Бәшировлар әзер ит ризыклары җитештерүгә алынган. Фермерлар билгеләп үткәнчә, әзер продукциягә ихтыяҗ зур. Бәшировлар ат, үрдәк, каз, тавык ите эшкәртәләр. Алардан казылык, шашлык, сало, төрле колбаса эшләнмәләре ясыйлар, итне ыслау, туйларга, мәҗлесләргә тәмле итеп каз-үрдәкләр пешерү хезмәте күрсәтәләр. Бәшировларның хәләл ит эшләнмәләре район һәм республика кибетләрендә сатыла.
Үсеш өчен мөмкинлекләр зур
Мөслим районының бай авыл хуҗалыгы мөмкинлекләре азык-төлек сәнәгатен алга таба үстерү өчен уңай шартлар тудыра.
Сөтне тирәнтен эшкәртү, әзер продукция төрләрен арттыру, җирле җитештерүчеләргә ярдәм итү, яңа сату базарларына чыгу – тармакның киләчәге өчен әһәмиятле юнәлешләр.
Иң мөһиме – районда җитештерелгән авыл хуҗалыгы чималының мөмкин кадәр күбрәк өлешен үзебездә эшкәртеп, әзер продукциягә әверелдерү. Бу яңа эш урыннары булдыруга, авыл җирлекләренең икътисадый мөмкинлекләрен киңәйтүгә һәм районның үсешенә ярдәм итәчәк.
Азык-төлек сәнәгате хезмәткәрләре көне – көндәлек тормышта һәрвакыт күз алдында булмаган, әмма һәр гаилә өчен әһәмиятле хезмәт ияләренә рәхмәт әйтү мөмкинлеге дә.
Һөнәри бәйрәм уңаеннан азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгатендә хезмәт куючы барлык райондашларыбызны, тармак ветераннарын ихлас күңелдән котлыйбыз! Җаваплы хезмәтегез, табыннарыбызны сыйлы итүгә керткән өлешегез өчен рәхмәт сезгә! Эшегездә уңышлар, нык сәламәтлек, гаиләләрегезгә иминлек һәм муллык телибез!
Нет комментариев