Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Җиңү язы

Мәлләтамакта агач утырттылар

Узган шимбәдә Мәлләтамак авыл җирлегендә “Хәтер бакчасы” акциясе үтте. Мәлләтамакның Сабантуй мәйданында авыл халкы гына түгел, районның оешма-предприятие коллективлары һәм мәктәп укучылары да агач утыртуда катнашты. Акция кысаларында 230 төп нарат агачы утыртылды.

– Акция Бөек Ватан сугышында һәлак булган 27 миллион совет кешесе истәлегенә шулкадәр үк күләмдә агач үсентеләре утыртуны күздә тота. Татарстанның яу кырында ятып калган 350 мең батыры өчен парк-скверларда ел саен агачлар утыртыла. Мәлләтамакта узган чара чын мәгънәсендә бәйрәм төсе алуы белән сөенечле. Изге эшебез дәвамлы булсын! Киләчәктә биредә хөкүмәт ярдәме белән балалар өчен уен мәйданчыгы, ял итү урыны да булыр, дип планлаштырыла, – диде район башлыгы Альберт Хуҗин.
Мөслимдә “Хәтер бакчасы” акциясе быел 20 апрельдә старт алды. Бу көнне Сугышчан һәм хезмәт даны мемориаль комплексында – 120, Мөслимнең Колхоз һәм Урожай урамнары киселешендә 10 мең төп нарат утыртылды. Яңа Усы авыл җирлегендә 4 мең каен һәм нарат үсентеләре утыртылды.
– Мин дә көрәк тотып, Сабантуй мәйданына агач утыртырга килдем әле. Шөкер, саулыкка зарланырлык түгел. Авылыбызның табигате бик матур! Шунда гомер кичерүем белән бәхетле мин. Балаларыбыз, оныкларыбыз табигатькә сак карасын иде! Агачлар үсеп китсә, бу урын тагын да матураер, яшелләнер. Агачлар утыртканда яу кырында ятып калган якыннарыбыз искә төшә. Сугышта башларын салган райондашларыбызны яшь буын онытмасын иде. Бөек Җиңүне якынайтуга үзләреннән өлеш керткән батырлар истәлегенә агачлар акциядән тыш та утыртылсын иде, – ди 83 яшьлек Люция Нуретдинова.
Мәлләтамакта күпләп агачлар утыртуның тагын бер сәбәбе бар.
– Мәлләтамак авыл җирлегендә “Туган як” агрофирмасы эшли башлаганга быел 20 ел була. Юбилей уңаеннан Сабантуй да авылда зуррак масштабта үтәчәк. Милли бәйрәмебезгә күрше районнардан да кунаклар килүе көтелә, – ди Мәлләтамак авыл җирлеге башлыгы Рүзилә Нәсыйфуллина. – Мәллә елгасы аша салынган басманы ел саен язгы ташу алып китә. Шушы көннәрдә янәдән басма салачакбыз. Мәллә елгасында пирс – сулык акваториясенә чыгып торган гидротехник корылма да ясалачак. Агачлар пирс эшләнәчәк елга ярына утыртылды.

Лилия Шәймиева

Лилия Шәймиева фотосы 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев