Казанда Җиңү көне алдыннан сугыш еллары экспонатлары күргәзмәсе ачылачак
Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгы хәбәр итте. Экспозициядә сугыш чоры экспонатлары, республика халкының 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы чорындагы хезмәт һәм хәрби батырлыгы турында стендлар һәм плакатлар тәкъдим ителәчәк
Күргәзмәне Татарстан Халыклар дуслыгы йорты һәм Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы (ТР Милли музее филиалы) оештырган. «Россия хәрби даны көннәре: «Геройлар һәм сугышлар турында» дип исемләнгән экспозиция 18 майга кадәр эшләячәк. Чара 15:00 сәгатьтә башлана.
Шул ук көнне Җиңүнең 81 еллыгына багышланган концерт булачак. «Жемчужинки» вокаль ансамбле һәм Казанның Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе ансамбле солистлары «Без хәтерлибез» программасын тәкъдим итәчәк.
Чараның кунаклары арасында ветераннар, махсус хәрби операция катнашучыларының гаилә әгъзалары, шулай ук ТР милли-мәдәни берләшмәләре рәисләре булачак. Концерт Халыклар дуслыгы йортының концерт залында 16:00 сәгатьтә башлана. Чара Россиядә Халыклар бердәмлеге елы һәм Татарстанда Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы кысаларында уздырыла.
Фото: ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев