Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Җиңү язы

Бәйрәм алдыннан очрашулар

Сугыш чоры балалары без... Бик-тиз үтте безнең балачак Тәкъдирләргә әллә язылганмы? Кем уйлаган шулай узачак.


Кичә Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбенең 5б сыйныфы укучылары Асия Фәрдиева белән күңел дәфтәрен барладылар.

Фәрдиева Асия Газимьян кызы Лениногорск шәhәре Шөгер авылында 1939 елда туа. Әтисе сугышка алынганда, аңа нибары 2 яшь була. 3 баласы белән тол калган әнисенә балаларны ашату, үстерү өчен күп тырышлык куярга туры килгәнен сөйләде Асия апа.

20 яшьлек әнисе ат өстенә утырып көне-төне атлар көткәнен яхшы хәтерли әле ул. Ач-ялангач үсүләре, аякка, өскә кияргә кием юклыкны сөйләгәндә, күз яшьләрсез генә тыңлап булмый.

Балалар бакчасында йөргәндә, сары күлмәк биргәннәрен хәтерли. Өй салкын булып, мич алдына җылынырга килеп баскан җирдән күлмәгенә ут кабып, тагын күлмәксез калуын искә ала.

Аяклары туңгач, көлгә тыгып аякларын пешергән чаклары да була. Әтиләренең хәбәрсез югалуы турында хәбәр барысыннан да аянычлы, авыррак була: теле дә ачылмаган баланың әти диеп бер генә тапкыр әйтә алмавы йөрәгенә яра уя.

Боларның барысын да күреп үскән Асия апага үз тырышлыгы белән белем алырга, дөнья көтәргә тормышта нык булырга кирәк була. Үзе дә Мөслим ягына тормышка чыгып, Мирзаян абый белән тату гаилә коралар, 3 бала тәрбияләп үстерәләр.

Балалары да әти-әнисенең үткәннәре hәм хәзергесе үрнәгендә тәрбия алалар. "Кече күңеллелек, миhербанлылык, сабырлык сыйфатлары тәрбияләргә тырыштык. Тырышканның тукмагы ташка чөй кага. Яхшы укырга омтылыгыз, булганына шөкер итә белегез, әти- әниләрегезгә рәхимле, шәфкатьле булыгыз", - ди ул укучыларга.

Аның бар теләге - дөньяда иминлек булсын, бугенгенең кадерен белеп, hәр сабыйга якты киләчәк теләве!

Фото - Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе архивынннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев