Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

Үз фикеребезне әйтик!

Республикабызда 2025 елда төзекләндерелергә тиешле иҗтимагый киңлекләр өчен онлайн та- выш бирү бара.

Быел “Безнең ишегалды” республика программасы кысаларында 833 ишегалды территориясен төзекләндерү планлаштырыла. Тавыш бирү өчен 274 иҗтимагый киңлек һәм 1550 ишегалды территориясе тәкъдим ителә. Бу хакта 2025 елда төзекләндерергә планлаштырылган иҗтимагый киңлекләрне сайлау буенча онлайн тавыш бирү, илкүләм проект программасын гамәлгә ашыру барышы турында узган матбугат конференциясендә сөйләделәр.
– Соңгы өч елда Татарстанда җәмәгать урыннарын сайлау буенча Бөтенроссия тавыш бирүдә катнашучылар саны ике тапкыр артты: 2021 елда тавыш бирүчеләр 170 мең булса, узган ел бу сан 363 меңгә кадәр җитте, – ди Татарстан шәһәрләре үсеше институты директоры Наилә Зиннәтуллина.
Россиякүләм тавыш бирү 15 марттан 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.

 – Район үзәгендә әле программа кабул ителгәнче үк ясалган парклар бүген төзекләндерү таләп итә, – ди район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Дамир Мөхәмәтдинов.

– Шуларның берсе – Пушкин паркы. Биредә җәяүлеләр өчен юлларны яңадан ясау, уен мәйданчыкларын яңарту һәм башка төзекләндерү эшләрен башкару кирәк. 2025 елда ремонт программасына кертү өчен бүген мөслимлеләрнең әлеге парк өчен актив тавыш бирүе кирәк. 

Фәридә Гайнетдинова

Фото - "Мөслим-информ" архивыннан

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2024 ел, 29 март санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев