Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Хуҗасы күз алдында дача өе янып беткән

Хуҗасы әлеге йортны моннан 3 ел элек Чаллы янындагы «Гидростроитель-2» бакчачылык ширкатендә сатып алган.

Кичә, 10 май көнне 19.55 сәгатьтә Чаллы шәһәренең Гадәттән тыш хәлләр бүлегенә "Гидростроитель-2" бакчачылык ширкатеннән дача өе яну турында хәбәр керә. 

Янгын сүндерүчеләр килгәндә 18 кв.метр мәйдандагы дача янып бетә язган була инде. Йортның беренче каты кирпечтән, мансард өлеше агачтан төзелгән. Дачаның 62 яшьлек хуҗасы Чаллыдан ял итәргә килә. Йортның миченә ягып җибәрә һәм йокларга ята. төтен исенә уянып китә һәм урмрамга йөгереп чыга. 

Хуҗасы әлеге йортны моннан 3 ел элек сатып алган. Кызганычка каршы, йорт иминиятләштерелмәгән. Хәзер килгән зыянны исәплиләр. 

Янгын чыгуның беренчел фаразы- төтен чыккычның төзек булмавы. 

Бу хакта "Челнинские  известия" яза.

Тулырак: https://aktanysh-rt.ru/news/vakyiga/xuasy-kuz-aldynda-daca-oe-ianyp-betkan

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев